Бер атна эчендә Чистай районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 2 кеше җәзага тартылган
Кеше һәм закон

Бер атна эчендә Чистай районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 2 кеше җәзага тартылган

...

2026 елның 12 октябреннән 16сына кадәрге чорда РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче, 3нче өлешләрендә каралган административ хокук бозулар турындагы 2 эш буенча чыгарылган карарлар үз көченә керде:

 

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 5 октябрендә чыгарылган карары белән Борһанов Д.Т. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 3нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен җаваплылыкка тартылды, аңа 10 тәүлеккә административ арест рәвешендә җәза билгеләнде;

 

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын башкаручы – Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 10 сентябрендә кабул ителгән карары белән Усманова Г.В. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылды, ул 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды.

 

 

 

 

 

 

 


Нет комментариев