Җәмгыять

ТР Рәисе пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күргән предприятиеләргә ярдәм күрсәтергә кушкан

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күргән Түбән Кама сәнәгать предприятиеләренә ярдәм күрсәтергә кушкан. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте

Исегезгә төшерәбез, кичә дошманның пилотсыз очкычлары Татарстанның Түбән Кама районына һөҗүм итте. Нәтиҗәдә, сәнәгать объектларына зыян килде, шулай ук җиде кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Җинаятькә катнашы булганнарны Россия Тикшерү комитеты ачыклый.

 

Радмир Беляев сүзләренә караганда, бүген иртән ТР Рәисе видеоконференция форматында оператив киңәшмә уздырган, анда агымдагы вазгыять, торгызу эшләре, шулай ук халыкның иминлеген тәэмин итү чаралары турында фикер алышканнар.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев