Азык базасын әзерләүдә эре авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә дә, фермер хуҗалыкларында да тырышып эшлиләр.
Игенчеләрнең иң кызу чоры җитте – терлек азыгы әзерләргә кирәк. Мал-туарның уңышлы кышлавы әзерләнгән терлек азыгының күләменә һәм сыйфатына бәйле. Ул терлекләрнең продуктлылыгына, димәк, тармакның тулаем торышына да йогынты ясаячак.
Эсселек һәм коеп яуган яңгырлар аркасында үлән куе һәм сусыл булып үскән. Әмма аны үстерү генә түгел, вакытында җыеп алу да мөһим.
Бу сезонда игенчеләр алдына кимендә 40 центнер азык берәмлеге күләмендә азык әзерләү бурычы куела. Нәкъ менә шул күләм ел ярымга җитәрлек булачак. Хуҗалыклар үзләрен көтелмәгән хәлләрдән саклап кала алсын өчен, моны эшләргә кирәк. Алдагы елларда республиканың кайбер хуҗалыкларында терлек азыгына кытлык күзәтелде һәм кышлату азагында алар азыкны якын-тирә районнардан сатып алырга мәҗбүр булдылар.
Бүгенге көндә (редакциядән: 20 июльгә булган мәгълүматларга караганда) 30,8 мең тонна сенаж салынган, бу планлаштырылган күләмнең 44 процентын тәшкил итә. 13,5 мең тонна печән әзерләнгән. Бу планлаштырылганнан да күбрәк.
Хуҗалыкларда үләнне чабу гына түгел, ә сыйфатын саклап калу да мөһим булуын аңлыйлар. Шуңа күрә игенчеләр яшел массаны файдалы компонентларны саклауга юнәлдерелгән технологияләр буенча әзерләргә тырышалар.
– Район буенча терлек азыгы әзерләүдә 30 комбайн, 8 үзйөрешле чапкыч, 54 трактор чапкыч, тырма, тыгызлап җыйгыч катнаша, – диде Чистай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский.
Терлекләрне уңышлы кышлату өчен азык базасын әзерләүдә эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре дә, фермер хуҗалыклар да тырышып эшлиләр. Алар арасында моны башкалардан яхшырак эшләүчеләр дә бар.
– Терлек азыгы әзерләү буенча лидерлар арасында «Чистай Агро», «Агро Л», «Луч» хуҗалыклары, «Мөкәтдисов», «Смольков», «Чурин», «Шаһвәлиев», «Нуруллин» крестьян-фермер хуҗалыклары һәм башкалар бар, – дип хәбәр иттеләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.
Нет комментариев