Татарстанлыларга «Ирекле агым» системасының ничек эшләвен аңлаттылар
Татарстанда «Ирекле агым» системасының эш принцибын аңлаттылар һәм Вознесенский трактының икенче этабы буенча йөрүгә тарифларны атадылар
Юлда түләү автомобильләрне туктатмыйча башкарыла. Бу хакта «Вознесенский тракт» автомобиль юлы концессионеры директоры Рөстәм Рәфыйков сөйләде.
«Ирекле агым» тибындагы система – ул машина йөртүчеләр автомобиль юлын башта уза, ә инде алга таба түләүне турыдан-туры сайтта башкара торган система».
Система барьерсыз режимда эшли. Компьютер күрү функциясе булган камералар автомобильнең дәүләт номерын, шулай ук йөрү датасын һәм вакытын теркәп бара. Бер үк вакытта транспорт категориясе билгеләнә, шуннан соң юл бәясе исәпләнә. Машина йөртүче түләүне соңрак сайт аша башкара.
Җиңел автомобильләр өчен тариф 90 сум тәшкил итә. Машина агымы зур булган вакытта ул 150 сумга кадәр арта. Ял һәм бәйрәм көннәрендә арттырылган тариф кулланылмый.
Биеклеге ике метрдан арткан автомобильләр өчен юл йөрү бәясе 150 сум тәшкил итә. Йөк транспорты өчен 250 сум тариф билгеләнгән. Өч һәм аннан да күбрәк күчәрле зур транспорт өчен, автобусларны да кертеп, бәясе 350 сумга җитә.
Бәясе юлның бөтен участогы өчен исәпләнә. Шул ук вакытта хәрәкәт барышында трассадан чыгып китү юллары юк.
Чыганак: «Вести Татарстан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев