...
2026 елның гыйнвар–август айларында Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең уртача исәпләнгән хезмәт хакы 99,8 мең сумга җиткән. Мондый мәгълүматларны Татарстанстат китерә.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда күрсәткеч 16,7 процентка, ә инфляцияне исәпкә алып 9 процентка арткан.
Мәгълүмат һәм элемтә өлкәсе хезмәткәрләре аена 162,1 мең сум эшләгән. Икенче урында 145,1 мең сум күрсәткече белән финанс һәм иминият эшчәнлеге булган. Файдалы казылмалар чыгаруда уртача хезмәт хакы 136,8 мең сум тәшкил иткән, эшкәртү производстволарында – 129 мең, ә һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлектә – 119,9 мең сум.
Иң түбән керемнәр күчемсез милек белән операцияләр өлкәсендә теркәлгән – аена уртача 61 мең сум.
Чыганак: НТР 24
Нет комментариев