...
Узган елда суд приставлары дүрт миллиард сум алимент түләткән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында «Суд приставлары –балаларга» бөтенроссия мәгълүмат акциясе нәтиҗәләренә һәм ТРда башкарма производстводагы яңалыкларга багышланган брифингта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе – ТРның баш суд приставы Әнвәр Закиров хәбәр итте.
«2025 елда эш нәтиҗәләре буенча суд приставлары тарафыннан 4 миллиард сумга якын алимент түләттерелде. 31 майга булган мәгълүматларга караганда, 2 миллиард сумга якын түләтелгән инде. Узган елның шул ук чорында бу сумма 1,5 миллиард сум тәшкил иткән иде», – дип мәгълүмат китерде ул.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев