Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Прокуратура ярдәмендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде

Шәһәр прокуратурасы ярдәмендә «Лотос» предприятиесендә хезмәт законын үтәү буенча тикшерү үткәрелде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә ачыкланганча, 2023 елның сентябрендә компания хезмәткәре хезмәт хакы, шулай ук 2022 елның июленнән 2023 елның сентябренә кадәр вакытта файдаланылмаган чираттагы ял өчен компенсацияләр һәм хезмәт хакы буенча бурычлар түләнмичә эштән азат ителә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятие директоры административ җаваплылыкка тартылган. Аңа 10 мең күләмендә штраф салынган. Ә эштән азат ителгән хезмәткәрнең барлык хокуклары да торгызылган: аңа хезмәт хакы буенча 190 меңнән артык бурыч түләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев