Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Пляжда су коену тыела!

Санитар хезмәтләр пляжда су коенырга рөхсәт итмиләр.

 

Җәйнең иң кызган чагы булуга, кешеләр дә пляжларга талпынуга карамастан, санитария табибларының кисәтүләре кәефне төшерә.

Моның сәбәбе – Чулмандагы суның начар сыйфатлы булуы. Ә санитар-эпидемиологик нәтиҗә булмау сәбәпле, шәһәр зонасындагы пляж коенырга рөхсәт ителмәгән булып кала.

Чистай районында коену өчен рөхсәт ителгән ике урын: «Кояшкай» һәм «Раздолье» шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьлары пляжлары гына бар һәм алар да бары балалар өчен генә. Чулман яры кояштан саклану өчен түбә, чүп савытлары, киенү-чишенү урыннары белән җиһазландырылуга карамастан, пляж санитар хезмәтләр тарафыннан тыелган.

Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Флюра Хәйруллина су сыйфатын пляжны оештыручы, хуҗалык итүче субъект контрольдә тотарга тиеш, өстәвенә, микробиологик тикшеренүләрне 10 тәүлеккә 1 тапкыр үткәрергә кирәк, санитар-химик күрсәткечләр ай саен билгеләнергә тиеш, дип белдерә.

Роспотребнадзор белгечләре рөхсәт ителмәгән коену урыннарын, шул исәптән яр буе территориясен контрольдә тоталар һәм ял итүчеләрне биредә коенырга куркыныч булуы турында кисәтәләр. Моның сәбәбе – санитар-эпидемиологик нәтиҗә булмау.

Туфрак, ком һәм су пробалары, аларда паразитлар һәм төрле инфекцияләр булу-булмавын тикшерү өчен алынган. Лаборатор тикшеренүләр нигезендә, үрнәкләрдә паразитлар табылмаса да, микробиологик һәм санитар-химик күрсәткечләр, дуңгыз фермасыннан һәм ит комбинатыннан Чулманга юынтык сулар агызылу алар ябылуга бәйле рәвештә туктатылуга карамастан, әлегә сорау астында тора.

– Элеккеге трикотаж, аяк киемнәре фабрикаларына тоташкан микрорайоннарда яшәүчеләр юынтык сулар өчен чокырлар кулланалар. Нәкъ менә шулардан шакшы су Берняжка елгасына агып төшә. Ни кызганыч, бу проблема саклана, – ди Флюра Сәлим кызы.

Санитар табиблар су янында ял иткән вакытта гигиена кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәләр. Роспотребнадзор тарафыннан рөхсәт ителмәгән коену урыннары контрольдә тотылачак һәм җәйге сезон дәвамында йогышлы авырулар булуга пробалар алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев