Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсионер ханым үз акчаларын мошенникларга күчергән

...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан шәһәрдә яшәүче 84 яшьлек хатын-кызга карата кылынган мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

— Пенсионер ханым тикшерүчегә таныш булмаган кешеләр белән сөйләшкәннән соң 145 000 сумнан мәхрүм калуы турында сөйләгән. Ул алар белән ике көн аралашкан. Башта аңа үзен полиция хезмәткәре итеп таныштырган кеше шалтыраткан һәм банкка аның шәхси счетыннан акча алу максаты белән ышаныч кәгазе буенча бер кешенең мөрәҗәгать итүен хәбәр иткән. Шалтыратучыга пенсионер ханым ышаныч кәгазен беркемгә дә бирмәвен әйткән. Ир-ат аның нинди дә булса тупланмалары барлыгы белән кызыксынган. Акча барлыгын белгәч, ул сөйләшүгә янәсе банк белгечен җәлеп иткән. Тегесе бөтен акчаны шәхси счеттан алырга һәм мошенниклар алардан файдалана алмасын өчен, куркынычсыз счетка күчерергә киңәш иткән, — диелә хәбәрдә.

Таныш булмаган кеше телефоннан пенсионер ханымның гамәлләрен тулысынча контрольдә тоткан һәм ул акчаны алып, алар күрсәткән счетка күчергәнчегә кадәр аның белән сөйләшү алып барган.

Эчке эшләр министрлыгы бүлеге матбугат хезмәтендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан оператив чаралар, шулай ук әлеге хокукка каршы гамәлләрне башкаруга катнашы булган затларны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла дип билгеләп үттеләр.

— Сезгә карата кылынган хокукка каршы гамәлләр турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Вакытында хәбәр итү җинаятьчеләрне эзләүне тизләтәчәк һәм аларны җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирәчәк, — диелә хәбәрдә.

Полиция хезмәткәрләре интернет-ресурслар аша финанс килешүләрен башкарганда уяулыкны сакларга киңәш итәләр. Акча күчерү яки нинди дә булса хезмәт күрсәтү турында төрле тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итүче билгесез затлар белән аралашканда сак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев