Җәй буена ике лагерь барлыгы 970 кешене кабул итәргә планлаштыра.
Җәй җитте! Балалар көтеп алган ялга сөенәләр. Үз чиратында сәламәтләндерү лагерьлары алар өчен үз ишекләрен ачалар. Корпусларны һәм урам мәйданчыкларын әзерләү төгәлләнгән. «Кояшкай» һәм «Яшьтәш» беренче ял итүчеләрне кабул итә.
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек турында яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Дамир Хәсәнов сөйләде.
– Быел ике лагерь барлыгы меңгә якын баланы кабул итәргә планлаштыра. «Кояшкай» лагере 8 июньнән эшли башлады, анда 440 кешелек 5 смена үткәреләчәк. «Яшьтәш» малайларны һәм кызларны 10 июньнән кабул итә башлады. Җәй буена анда 7 смена узачак, 530 бала ял итәчәк, – диде Дамир Мансур улы.
Иминлек
Һәр лагерь өчен балаларның үз сәләтләрен ачуга, патриотик тәрбияне камилләштерүгә, физик, психик һәм рухи сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән программалар эшләнгән. Әмма бу зур эшнең бер өлеше генә. Ата-аналар үз балаларын бер атнага яки аннан да күбрәк вакытка тыныч күңел белән җибәрә алсын өчен, барлык иминлек чараларын үтәргә кирәк.
– Шәхси сак предприятиеләре белән килешүләр төзедек, аларның хезмәткәрләре территорияне даими тикшереп торачаклар, контроль-үткәрү пунктында кизү торачаклар. Аларның эшен даими рәвештә Росгвардия хезмәткәрләре тикшерәчәк. Лагерьларда видеокүзәтү алып барыла, территория тотып алынган, эвакуация, тавыш бирү системалары, металл эзләгечләр, номерны автомат рәвештә билгеләүче телефоннар бар.
Янгынга каршы чаралар комплексы үтәлә: биналар арасындагы территория коры үләннән, яфраклардан, куаклардан чистартыла. Янгын сүндерү машиналары өчен, барлык биналарга һәм су белән тәэмин итү чыганакларына керү юллары тиешле хәлдә булырга тиеш. Бу бурыч өстенлекле бурычларның берсе һәм ул үтәлгән инде. Әлбәттә, лагерьларга янгын сүндерү җайланмалары сатып алынган, хезмәткәрләр арасыннан ирекле янгын сүндерү дружинасы булдырылган.
Уңайлылык
Ел саен җәйге сәламәтләндерү лагерьлары ачылыр алдыннан торак биналарга, чатырларга, мунчага косметик ремонт ясала. Эскәмияләр төзекләндерелә. Йомшак инвентарь эшкәртелә, биналарга дымлы дезинфекция үткәрелә, территория чүп-чардан чистартыла. Шулай ук водолазлар балалар су коеначак елга төбен дә чистарталар.
Язылырга әле мөмкинме?
Лагерьга язылу ел саен 1 мартта башлана. Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә, үз-үзләренә һәм балага документлардан кала, эш урыныннан белешмә тапшырырга кирәк, юллама, коммерция учреждениеләре хезмәткәрләренә караганда, арзанрак булачак. Гадәти сменаларга балалар исемлек буенча килә, профильле сменаларны формалаштырганда бал системасы эшли. Баланың казанышлары, ягъни алган дипломнары зур роль уйный. Профильле сменада бары ата-аналар кертемен генә түләргә кирәк. Юллама өчен чыгымнарның зур өлеше республика бюджетыннан компенсацияләнә. Балаларның март аенда алдан язылмыйча берәр сменага эләгү мөмкинлеге бармы? Нигездә, бар, әмма балаларның берсе лагерьга барудан баш тартса гына.
Яшь чистайлыларга имин, актив, күңелле ял һәм уңай эмоцияләр телибез!
Чистай районында 1 июньнән көндезге сәламәтләндерү лагерьлары, ягъни мәктәп яны һәм хезмәт лагерьлары эшли. Анда 2009 бала ял итәргә ниятли. «Яшь армияче» чатыр лагере 15 июньнән эшли башлаячак. Әлегә анда чатырлар урнаштыру бара. Биш смена дәвамында анда 500 кеше ял итәчәк. «Каенкай» лагере, гадәттәгечә, балалар йортыннан балаларны кабул итәчәк. Җәй дәвамында анда 32 бала ял итәчәк.
Сүз уңаеннан
«Кояшкай» лагерендә өченче сменадан кала, барлык сменалар да профильле булып тора. «Яшьтәш»тә, икенче сменадан кала, барысы да профильле. Көннәр саны буенча сменалар төрле. Профильле сменалар 7 көннән 18 көнгә кадәр дәвам итә. Гадәти смена – 21 көн.
Нет комментариев