Кичә студентлар – бүген белгечләр
Җәмгыять

Кичә студентлар – бүген белгечләр

Авыл хуҗалыгы техникумында чыгарылыш кичәсе узды.

 

«Чистай» мәдәни үзәгендә булачак судно йөртүчеләр, технологлар, электриклар, механиклар, агрономнар, бухгалтерлар һәм башка белгечләр җыелды. Алар барысы да Гомәр Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаучылар.

Бу кызлар һәм егетләр монда тантаналы вакыйга – белем алу турында дипломнар тапшырылу уңаеннан җыелдылар. Быел уку йортын 200дән артык студент тәмамлаган, алар хәзерге хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган эшче белгечлекләр үзләштергәннәр.

– Кадерле чыгарылыш студентлары, сез тормышыгызның мөһим этапларының берсен үттегез һәм бүген техникум сезне озын, кызыклы һөнәри үсеш юлына озата. Сезнең дипломыгыз шушы тормышка юл яручы! Ул сезнең күпьеллык хезмәтегез һәм һөнәри белемнәрне үзләштерүгә ныклы баруыгыз, педагогик коллективның һәм укыту процессын тәэмин итүче барлык хезмәтләрнең тәҗрибәсе нәтиҗәсе. Сезгә алдагы тормышыгызда уңышлар телим. Уку йорты диварларында өйрәнгәннәрегезнең барысы да киләчәктә кирәк булсын. Безнең студентларыбыз үзләштергән һөнәрләргә ихтыяҗ һәрвакыт булсын, – дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш студентларына авыл хуҗалыгы техникумы директоры Әнәс Нуруллин.

Әнәс Абдрахман улы дипломнар тапшыру тантанасына старт бирде. Иң беренче булып сәхнәгә техникумны тәмамлаучылар күтәрелде, быел 17 студент кызыл диплом алды.

Чыгарылыш студентларын Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов та котлады.

– Безнең техникумның бер гасырдан артыграк бай тарихы бар. Шушы еллар эчендә аның диварларыннан дистәләгән мең белгеч чыкты, аларның күбесе шәһәр һәм район предприятиеләрендә уңышлы эшлиләр. Кадерле чыгарылыш студентлары, сезгә уңышлар, барлык башлангычларда җиңүләр телим. Кайда гына булсагыз да, туган шәһәрегезне, туган техникумыгызны, укытучыларыгызны онытмагыз, – диде Эдуард Рөстәм улы.

Башкарма комитет җитәкчесе кызыл дипломнар тапшыру тантанасын дәвам итте. Алар арасында төрле юнәлешләр буенча белем алучы студентлар да бар. Шуларның берсе – Рамилә Гатауллина. Кыз җәмәгать туклануы техник-технологы белеме алган.

– Кечкенәдән үк җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләргә хыялландым. Төрле ризыклар әзерләргә яратам. Мин эш урынын таптым, Чистайда эшләячәкмен. Башка шәһәргә китәсем килми. Студент еллары иң күңелле, мин аларны гомерем буена истә калдырачакмын, – дип уртаклашты Рамилә.

«Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру» белгечлеген үзләштерүчеләр Дмитрий Кокалин, Николай Кольцов һәм Кирилл Шаров та алда аларны ни көтәсен төгәл беләләр. Ике егетне район предприятиеләренә эшкә чакырганнар инде, аларның берсе вузда укуын дәвам итәчәк.

– Электрик һөнәрен без аңлы рәвештә сайладык, чөнки аның һәрвакыт кирәкле булачагын аңлыйбыз, без моңа практика узганда инандык. Тиздән техникумда алган белемнәрне эштә кулланачакбыз. Чыгарылыш кичәсен без бик озак көттек, әмма ул көн килеп җиткәч, дуслар белән аерылышасы килми, гомумән, студент тормышы күңелле һәм эчтәлекле булды, – диләр яшьләр.

Ә менә Вера Пронина бухгалтер-икътисадчы белемен алган. Кыз яхшы укып кына калмыйча, техникумның иҗтимагый тормышында да актив катнашкан. Ул алга таба шул белгечлек буенча югары уку йортында укырга планлаштыра.

– Бүген шатлык та, моңсулык та кичерәм. Техникум белән аерылышу авыр, чөнки уку дәверендә бик күп вакыйгалар булды. Мин тормышымның шушы этабында янәшәмдә булган һәркемгә рәхмәтлемен һәм үз һөнәремнең нигезләрен нәкъ менә биредә үзләштерүемә шатмын, – дип уртаклашты Вера Пронина.

Сәхнәгә күтәрелгән һәм диплом алган һәр студентны зал алкышларга күмде. Аларга карата бу көнне укытучылар, ата-аналар, бәйрәм кунакларыннан котлау сүзләре яңгырады.


Нет комментариев