Балаларны һәм яшьләрне берләштерү проекты иҗади потенциалны ачарга, фикердәшләр табарга юнәлдерелгән.
Бүгенге тормышны төрле мөмкинлекләргә ия булган гаджетларсыз, социаль челтәрләрсез, виртуаль аралашудан башка күз алдына да китереп булмый. Болар барысы да көндәлек тормышыбызга бик ныклап үтеп керде. Әгәр дә өлкән буын аңа бик нык игътибар итмәсә, балалар һәм үсмерләр үз тормышларын аңардан һәм бөтендөнья пәрәвез челтәреннән башка күз алдына да китерә алмый.
Әлеге заманча инструментлар үсеп килүче буынның психикасына һәм сәламәтлегенә зыян китермәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Бу хакта үзенең уй-фикерләре, шулай ук безнең шәһәрдә эшләүче балалар һәм яшьләрнең иҗади берләшмәсе эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Эллана Хөснетдинова сөйли:
– 2019 елда, чакыру буенча социаль проектта эшләп, мин «Блогер мәктәбе» кысаларында балалар һәм үсмерләр артыннан күзәттем. Технологияләр үсү белән яшьләр тирә-яктагы чынбарлыкны – табигать матурлыгын, исләрне, төсләрне, тавышларны сизми башладылар диярлек. Үсеп килүче буынның бар игътибары бары телефон экраннарына гына юнәлгән булу фактын безгә кабул итү авыр булды. Моннан ярты ел элек проект кабул ителгәннән соң безгә 130 кеше килде. Аларның һәрберенә аерым якын килергә кирәк иде. Кем өчендер ихластан сөйләшү яисә шәхси тәҗрибә уртаклашу кирәксә, икенчеләрне бары илһамландыру, өченчеләргә исә үзләрендә азрак ышаныч тудырырга кирәк иде. Кайберәүләр белән без комплекслар һәм фобияләр белән көрәшә-көрәшә озын юл үттек...
Яшүсмергә фотоаппарат тапшыргач, мин аның иҗатка ничек тизрәк тартыла башлавына игътибар иттем. Нәтиҗәдә 20 кеше бер-берсенә тагын да якынайдылар. Алар белән без 2020 елда үзизоляциядән соң иҗади яшьләрне һәм балаларны берләштерүче «#blogchistopol» үз киңлегебезне һәм проектыбызны булдырдык.
Беркемгә дә сер түгел, иҗади кешеләр тирә-якны башкача сизәләр һәм башкача күрәләр. Кагыйдә буларак, алар берничә категориягә бүленәләр. Менә дигән текстлар язучы, күренмичә генә видеога, фотога төшерүче, күзәтергә, рәсем ясарга яратучы, нидер уйлап табучы, әмма үзләре күләгәдә калучы, үзләрен күрсәтмәүчеләр дә бар.
Шул ук вакытта фанатларча үзләрен публикага куючы, моның нигә кирәген дә аңламаучы, нәрсә әйтергә, ничек үзен тотарга икәнен дә белмәүчеләр очрый. Аларның эчке теләкләренә каршы килә алмыйча, популяр, танылган буласылары килә.
Төрле-төрле булсалар да, алар тормышны типик булмаган яктан кабул итүләре белән бер-берсенә охшаш. Моны тәҗрибәле кешеләр күреп алса һәм тормышка ашырырга ярдәм итсә, әхлакый ныклык яисә тәрбия булса, бик яхшы. Әмма кайберәүләр кешеләр арасында яклау тапмыйча, үз-үзләренә бикләнәләр, үзләренең сәләтләрен юкка чыгаралар, эчке кичерешләрен наркотиклар яисә алкоголь белән басалар.
Бүген үсмерләр һәм яшьләр виртуаль киңлекләр белән мавыгалар. Заманча тел белән әйтсәк, трендта – уеннар, гаджетлар, социаль челтәрләр һәм челленджлар. Алар үҗәтлек белән танылган кешеләрне күзәтәләр, алардан һәрвакыт үзләренә файдалы, кирәкле якларын үрнәк итеп алмыйлар. Бәйлелекнең гадәти төре – гаджет бәйлелек күзәтелә.
Бигрәк тә аңа үсмерләр һәм иҗади сәләте булган яшь кешеләр дучар ителә. Үсеп килүче буынны яхшы эшләргә җәлеп итү, интеллектуаль үсешкә комачау лаучы бәйлелектән коткару, замана үсешен игелек ле эшләрдә файдалану өчен нәрсә эшләргә? Гаджетка бәйлелекне бәләкәй хәллар белән берләштереп, иҗади гаджетка алыштырыргамы? Чөнки безнең һәрберебезнең балачагы булды, һәрберебез ихластан хыялланды, нәрсәгәдер ышанды, көтте...
Үсмерләр һәм яшьләр өчен бүген нәрсә кирәк? Әйе, билгеле, хыялларын тормышка ашыру өчен мәйдан. Спорт, вокаль, бию юнәлешләре турында сөйләп тормыйм, иҗади потенциалны ачарга һәм фикердәшләр табарга сәләтле булган иҗади мохит һәм платформа турында сөйлим. Шәхси күзәтүләремнән чыгып һәм үсмерләр белән аралашканнан соң барлык актуаль юнәлешләрне (социаль челтәрләрне, гаджетлары, трендларны, иҗатны, әхлакый тәрбияне, уеннарны һәм психологик ярдәмне) бергә беләштерергә һәм берничә социаль әһәмияттәге проблеманы чишәргә сәләтле продукт булдыру кирәклеген аңладым.
Иҗади берләшмә
проекты үз эченә балаларны, үсмерләрне, төрле яшьтәге студентларны, аларның социаль хәлен, халыкчанлыгын, мәдәниятен, сәламәтлеген блогерлык һәм фотография кебек бер популяр юнәлештә берләштерүче иҗади мохит булдыруны (шулар исәбеннән виртуаль платформа һәм үз офисыңны) үз эченә ала. Бу исә фикердәшләр командасында эшләргә һәм тәнкыйтьтән, аңламаучанлыктан курыкмыйча, үз эшләрең белән бүлешергә, күңел кушуы буенча эшләргә мөмкинлек бирә.
Мондый проект гаджетларның бар мөмкинлекләрен һәм профессиональ инструментта эшнең нечкә лек ләрен өйрәнергә, социаль челтәрләрнең заманча технологияләрен үзләштерергә, фотографларның профессиональ эшчәнлеге белән танышырга, шәһәрнең танылган кешеләре белән аралашырга, районның һәм республиканың кызыклы урыннарын ачарга мөмкинлек бирә. Шулай ук бу проект җурналистиканың һәм блогингның нигезләрен үзләштерергә, аларны практикада кулланырга ярдәм итә, һәр катнашучының иҗади потенциалын ачарга, комплексларны җиңәргә, үз бәяңне күтәрергә, ялны бергә ничек оештырырга һәм киләчәккә планнарны ничек төзергә кирәклегенә дә ярдәм итә.
Проектны популярлаштыру һәм таратуның төп факторы булып аның бар кеше өчен дә җайлы булуы: бушлай укыту, һәр теләгән балага, үсмергә, яшь кешегә әлеге иҗади берләшмә әгъзасы булырга мөмкинлек булу тора. Ә моның өчен меценатлар һәм шәһәр властьларының аз гына булса да ярдәме кирәк. Әлегә безнең үз көчебез җитә, ә киләчәктә безне чынлап ишетерләр һәм эш белән ярдәм итәрләр дип ышанабыз.
Нет комментариев