Әфганлы сугышчыларның исемнәрен мәңгеләштерделәр
Чик сакчылары көнендә Яуширмә авыл халкы һәм «Сугышчан туганлык» район оешмасы әгъзалары әфганлы сугышчылар Альберт Гатин һәм Тәбрис Кәримов исемен мәңгеләштерделәр. Ветераннар яшәгән йорт фасадларында яңа истәлек такталары барлыкка килде.
Әфганстаннан кайтканнан соң Альберт Абдулхалик улы хезмәт юлын туган авылында дәвам иткән, ә Тәбрис Фәйзелхак улы Яр Чаллы шәһәрендә төпләнгән.
– Әфганлы сугышчыларны искә алырга Казан, Яр Чаллы, Чистай шәһәрләреннән кунаклар кайтты. Шулай ук авылдашлар, сугышчан хәрәкәт ветераннары һәм киләчәктә Ватан сагында торырга әзерләнүче яшь буын вәкилләре җыелды. Әлеге акцияне шулай ук «Ватан калканы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дамир Биктимиров, «Чик сакчылары бердәмлеге» җитәкчесе Евгений Афанасьев, Гаделша мәктәбе кадетлары да хуплады. Безнең өчен бу очрашу бик истәлекле. Бу шулай ук безгә тынычлык бүләк итүчеләрнең барысын да данлау, – ди Яуширмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәсхетдинова.
Шулай ук тантанага килү челәр алдында авыл җирлеге башлыгы Лилия Гәрәева, мак таулы кунаклар Рөстәм Сәхабетдинов, Рәхимҗан Камалов чыгыш ясадылар. «Сугыш инвалидлары» иҗтимагый оешмасы рәисе, ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рәфис Мәхмүтов бирегә җыелучыларга рәхмәт белдерде һәм үз оешмаларының эшчәнлеге белән таныштырды.
Чара барышында мәктәп укучылары Әфган темасына багышланган җырлар, шигырьләр башкардылар. «Әфганстан – йөрәк ярасы» исемле буклетлар таратылды. Аларны авыл китапханәчесе Ләлә Зарипова, мәдәният хезмәткәрләре Гүзәлия Закирова, Наилә Сибгатуллина әзерләде.
Тантана азагында Альберт Гатинның әнисе истәлек тактасы куйганнары өчен рәхмәт белдерде, ә Тәбрис Кәримовның тормыш иптәше авыл мәктәбенә иренең зәңгәр беретын һәм хәрби бүләкләрен тапшырды. Сугышчы-интер националистларның истәлек такталарына чәчәкләр салынды. Кунаклар мәктәп музее белән дә танышып чыктылар.
– Сугышта башларын салу чы ларга һәм шулай ук исән нәргә – мәңгелек дан! Без сезнең хезмәт һәм сугышчан батырлыкларыгыз алдында баш иябез, – дип олы хөрмәт хисләрен белдерде Лилия Марсель кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев