Ул Борис Пастернак музеенда эшли
Әгәр дә сезнең Ринат Хәнәфиев күргәзмәләрендә булганыгыз бар икән, сезнең яраткан картинагыз да бардыр.
Мондый картина миндә дә бар – ул «Курносый дождь». Әлеге картина хәйран калдырган зәңгәр сулышы, яшьлек, шатлык, яшерен көтү, өмет, ләкин шулай да ни өчендер сагыну белән сугарылган.
Дөресен генә әйткәндә, Хәнәфиев картиналарын ребус кебек чишеп була, тик миңа моның белән шөгыльләнү ошамый. Мине хәтта барысының да чишелешләре төрле килеп чыгуы һәм һәркемнең Хәнәфиевтә үзенекен «укуы», ә аннары исбатлый һәм бәхәсләшә башлавы бераз ачуландыра. Чын сәнгатьнең шундый булуы, картиналар янындагы бәхәсләрнең битараф булмау, иҗади дөньяга кереп китү билгесе булуы белән килешергә мөмкин. Бу, чыннан да, шулай: Хәнәфиев иҗатына битараф калу авыр. Һәм аны онытып та булмый. Шушы көчле тәэсирләрне кичерү өчен чистайлыларга Борис Пастернак музеена килергә кирәк, анда 3 ноябрьдә Чистайда туган рәссам Ринат Хәнәфиев эшләреннән торган күргәзмә ачылды.
Картиналар эленеп торган зур булмаган бүлмәдә берничә сәгать үткәрергә мөмкин... Сүз уңаеннан, Пастернак музеенда күргәзмә бүлмәсенең зур булмавы кызганыч: Хәнәфиев картиналарын, ул үзе аларны триптихка берләштермәгәндә, башка картиналарны карамыйча, аерым кабул итәргә кирәк. Ә монда алар бер-берсенә терәлеп диярлек эленеп торалар, гәрчә аларның һәрберсе бай эчтәлекле булса да. Кайвакыт мин Хәнәфиев нәкъ менә шул вакытта аңында җыелган барлык образларны алып кәгазьдә чагылдырган дип уйлыйм. Бәлки, ул моның белән әллә ни искитәрлек нәрсә әйтергә дә теләмәгәндер.
Ләкин Ринат Хәнәфиевнең дусты, күргәзмә ачылышында рәссамны тәкъдим иткән Сергей Кронберг аның картиналарга аңлатмалары барлыгын сөйләде. Кронберг моны «Продавец крыльев» («Канатлар сатучы») картинасы мисалында ачты: «Кыз канатлар кибетенә кергән. Сатучы аңа канатларны куеп карый, ә үзе хәйләкәр елмая, чөнки сатып алынган канатларда һавага күтәрелергә мөмкин булмаганын белә, һәркайсыбыз үз канатларын үстерергә тиеш». Хәнәфиев картинаны шулай аңлата. Матур бит? Әйе, матур!.. Ләкин Пастернак музее мөдире Любовь Григорьевна Демченко шунда ук бу картинаны бөтенләй башкача кабул итүе турында сөйләде. Һәм аның моңа тулы хокукы бар. Әмма, әлбәттә, бәхәс тә туа.
Бу җәһәттән Ринат Хәнәфиев картиналары хыялны азат итә дип әйтергә була, әгәр дә фантазияне иреккә җибәрүдән курыкмасаң, полотнода теләсә нәрсәне – беренче саф мәхәббәттән алып Набоков «Лолита»сына кадәр «укырга» мөмкин. Хәнәфиевнең «Вершина» картинасында, мәсәлән, минем күзем иң элек җилкәсенә кадәр җиргә баткан йоклап яткан баһадирга төшә, ә чынлыкта анда, автор билгеләве буенча, башта күрмәскә дә мөмкин булган ак бүре мөһим. Кыскасы, мин берни дә «укымаска», аерым образларны карамаска, ә бары тик бербөтен тәэсир алырга тырышам.
Сюжетларның күпчелеген Хәнәфиев үз күзәтүләреннән ала: ул Кыргыз авылында, далада, таулар янында яши, анда аның йорты, бакчасы, йорт хайваннары бар... Болар барысы да аның иҗатына гаҗәеп файда китерә. Фантазия артында һәрвакыт җирдәге тормыш сизелә. Шуңа күрә дә бу рәссамның чыннан да кешеләр турында күп нәрсәне аңлавына ышанырга мөмкин.
Нет комментариев