Чистайда пилотсыз очкычлар һөҗүме булганда эш итү буенча өйрәнүләр узды
Җәмгыять

Чистайда пилотсыз очкычлар һөҗүме булганда эш итү буенча өйрәнүләр узды

Җылылык челтәре предприятиесенең бер котельныенда пилотсыз очкычлар һөҗүме булган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге буенча өйрәнүләр узды

Анда ПТС, МЧС, ашыгыч ярдәм, газ хезмәте, энергетика, коммуналь хезмәткәрләр, ФСБ һәм хокук саклау органнары , шулай ук башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, район җитәкчелеге катнашты.

 

Өйрәнүләр легендасы буенча, пилотсыз очкыч котельный бинасы янына төшкән, тышкы газ торбасын һәм трансформатор подстанциясенә зыян китергән. Әлеге урынга махсус хезмәтләр, җылылык компаниясе һәм җирле үзидарә җитәкчелеге килде.

 

Эдуард Хәсәнов билгеләп үткәнчә, мондый өйрәнүләр шәһәр һәм район тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче башка күп кенә төрле объектларда да үткәреләчәк. Төп максат – пилотсыз очкычлар һөҗүме булганда югары дәрәҗәдә әзерлек һәм халыкның иминлеге.

 

Өйрәнү вакытында хезмәткәрләргә хәбәр итү, саклану урыннарына халыкны тиз һәм имин эвакуацияләү, аварияләрдән һәм газның саркып югалуыннан саклау өчен котельный җиһазларын куркынычсыз режимга күчерү һәм башка ашыгыч хезмәтләр белән уртак хәрәкәт итү алгоритм­нарын өйрәнделәр.

Фото: Урынга ашыгыч рәвештә тиешле хезмәтләр килде
Фото: Урынга ашыгыч рәвештә тиешле хезмәтләр килде

 

Өйрәнү нәтиҗәләре буенча күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне МАКС мессенджерында гомумйортлар чатларына актив кушылдыру кирәклеге дә билгеләп үтелде. Алар торак-коммуналь хезмәтләр буенча мәгълүматлар алу өчен генә түгел, эвакуация вакытында мөһим хәбәрләрне белү өчен кирәк.


Нет комментариев