«Наречье» яр буе чистайлыларның иң яраткан ял итү урынына әверелде. Бу хакта барлык чистайлылар да белми әле, әмма ул төзелүен дәвам итә. 15 октябрьдә «Чистай» мәдәни-ял итү үзәгендә дүртенче чираттагы җәмәгать тыңлаулары булып узды. Аны «Март» архитектура бюросы проектлый. Әлеге идеяләр киләсе җәйгә тормышка ашачак.
Дүртенчесе дә «шундый бай эчтәлекле» булыр дип көтелә. Әмма нәрсә белән? Шәһәрлеләрнең ихтыяҗлары архитекторның идеяләренә караганда күбрәк, аларның күбесе – кызыклы һәм төпле фикерләр. «Март» архитектор бюросы архитекторы Виктория сөйләвенчә, алар яруслы функциональ зоналар ясарга һәм алар арасына «диагональ элемтәләр» салырга телиләр. Әлеге зоналар – элекке корылмалар белән гармониядә булсын өчен спортлы, пикниклы, чатыр һәм зәңгәр астан яктырткыч белән күзәтү пирсы. Ял итү өчен амфитеатр, яту урыннары, гамаклар ясау күздә тотыла. Хәер, аларның күбесе «Наречье»да бар инде, ә анда булмаган нәрсәләр турында да әңгәмә бик кызу барды.
Дөрес, башта берничә кеше ике компания өчен бер-берсенә комачауламаслык итеп иркен итеп ясалган пикник зонасы буенча канәгатьсезлек белдерде. Аны «кешеләрне закон бозуга этәреп торучы», «тәртипсезлек зонасы» дип тә атадылар. Фарыз ителгәнчә, асоциаль элементлар пикник мәйданчыгын күрүгә (ул, сүз уңаеннан, шартлы рәвештә генә, мангалга урыны юк) – тыелып кала алмыйча, спиртлы эчемлекләр эчәчәкләр.
Әмма башка чистайлылар пикник өчен мәйданчыкны хупладылар, аңа сорулар да бар, ә асоциаль элементлар башка җирләрдә дә –яту урыннарында да, амфитеатрда да тәртипсезләнергә мөмкин.
«Пикник зонасы безгә бик кирәк. Мин социаль челтәрләрдә яр буена нәкъ менә иртән һәм кояш баеганда ашарга дип килгән кешеләрне күзәтәм, чөнки Чистай – кояш баю урыны. Ә кемнәрдер эчәргә тели икән, алар бөтен җирдә урын табалар»,– диде фикер алышуда катнашучыларның берсе.
Шулай да кешеләргә, аеруча яшьләргә, закон буенча учак кабызырга һәм аның тирәсендә гитара уйнап, җырлашып утырырга урын җитми.
Мондый ихтыяҗ өчен планлаштырылган мәйданчыклар җитешми, шуңа күрә дә архитекторлардан бу хакта уйлануларын сорадылар.
Күптән түгел генә шәһәребездә Карл Маркс урамында булган коточкыч юл-транспорт вакыйгасында яшь кыз һәлак булды. Әлеге фаҗига автомобиль юлларының куркынычсызлыгы һәм ял итүчеләрне мондый фаҗигалардән саклый торган коймалар кую кирәклеге хакында сүз кузгатырга мәҗбүр итте.
Фикер алышуда яшьләр белән беррәттән өлкәннәрнең дә тавышлары ишетелде, аларның сораулары бер-берсенә каршы килмәве сөендерә. Яшьләр учак зоналары гына түгел, пляж волейболы һәм хатын-кызлар өчен бик тә кирәкле булган саф һавада шөгыльләнү өчен фитнес мәйданчыгы булдыруны да тәкъдим иттеләр (аларны күбесе хупладылар, ә мәйданчыкны бишенче чиратта куярга вәгъдә иттеләр). Пенсионерлар исә хәзер спорт конструкцияләренең балаларга һәм өлкәннәргә генә юнәлдерелүен, аларның өлкән яшьтәгеләр өчен дә кирәк булулары хакында әйттеләр.
Кайбер тәкъдимнәр бары практик, әмма бик тә әһәмиятле иде. Шулай итеп, яшелләндерү буенча мастер, «Индустрия» предприятиесе белгече Юрий Сарафанников әйтүенчә, беренчедән, яр буенда яңгыр яуганда яшеренү урыннары җитешми, кайбер чакта кешеләр бәдрәфләргә кереп яшеренәләр. Икенчедән, биредә яшел үсентеләр бар, әмма сиптерү системасы юк. «Моңа кадәр сиптерү системасы бөтенләй уйланылмаган булган. Без көрәкләр белән үзебез казып торбалар салдык. Әмма мондый арага без суны суза алмыйбыз, шуңа күрә автомотик сибү яисә краннар куярга кирәк булачак», – дип кисәтте Сарафанников. Архитекторлар бу мәсьәләне яңадан тикшерергә вәгъдә иттеләр.
Велосипедта йөрү юлларын кышын чаңгыларда йөрү өчен куллану турында да сөйләштеләр, чөнки күпләрне:
«Кышын без яр буенда нишләрбез икән?» дигән проблемалы сорау борчый.
Бик күп чистайлылар Чистай шәһәрен су аша тануларын телиләр. Әлеге идеянең күпмедер өлешен астан яктыртучы күзәтү пирсы тормышка ашырачак. Әмма барыбер күпләргә шәһәрнең ниндидер фирмалы билгесе җитешми, шуңа күрә дә астан яктыртылучы чатырның елгадан яхшы күренүен сораган үтенечләр дә яңгырады. Бездә тагын шундый проблема бар: кызлар фотога төшәргә бик яраталар. Шуңа күрә дә яр буенда фотозона – матур агачлар һәм объектлар булуын телибез», –дип сөйләде яшь чистайлы. Яр буенда вай-фай ясарга мөмкинме дип тә сорадылар. Архитекторлар бу сорауның аларга кагылмавын әйттеләр. Яр буен саф һавада эшләү урыны дип карасак, Интернетка тоташу – мөһим шарт булып тора.
Күпләр өчен Берняжка аша җәяүлеләр күпере – күптәнге хыял. Ул, ниһаять, ике яр буен бер ял итү киңлегенә тоташтырачак. Аны чистайлыларга күптән вәгъдә итәләр, әмма бүгенгә кадәр – юк! Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов та әйтеп үтте.
«Әлеге күперчекне бик тә төзисе килә! Без барыбер ничек тә тоташачакбыз, объектларны, һичшиксез, тоташтырырга кирәк», – диде ул. Шулай ук Эдуард Хәсәнов шәһәрнең даими рәвештә Балыкчы көне үткәрүен искә төшерде, ә көймә төшерү өчен уңайлы урыннар җитешми. Мондый урынны бишенче яр буенда ясарга мөмкин булыр иде. Шул ук вакытта ул тагын бер фотозона булачак. «Турист иң беренче итеп фотога төшәргә тотынсын иде. Балыкчылар көймәне ничек төшерүләрен күзәтү кызык бит», – диде Эдуард Рөстәм улы.
Мин үзем дә «яр буе барлык шәһәрнең төзекләндерелгән саф һавада йөрү урыны дип кабул ителгәч, транспорт бик кирәк булачак» дигән фикеремне җиткердем. Җәмәгать транспорты туктау урыны кирәк, аеруча «Чайка» кибете районында. Бу шәһәр үзәгеннән шактый еракта урнашкан яр буенең азагы (төзелеп беткәч бигрәк тә), әмма аннан портка кадәр бик ерак түгел, ә анда шулай ук транспорт кирәк. Шулай итеп бер тукталыш белән дә чикләнергә мөмкин булыр иде. «Наречье» яр буе турында фикер алышу кангатьсезлектән башланса да, тиз арада үз җаен тапты. Яр буе чистайлыларга кирәк, аларга вакытны суда үткәрү, кичке шәфәкъ белән хозурлану ошый. Бу безнең табигый уникаль фотозона! Билгеле инде, моны уңайлыклар һәм файдалы нәрсәләр белән берләштергәндә аеруча күңелле.
Нет комментариев