Чистай районыннан Валентина Емелина 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте
Җәмгыять

Чистай районыннан Валентина Емелина 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте

Валентина Степановна Каратаевка авылында гомер итә

Чистай районының Каратаевка авылында яшәүче Валентина Степановна Емелинага 90 яшь тулды. Юбилее белән аны Олы Талкыш авыл җирлеге башлыгы Эдуард Ильин һәм ветераннар Советы вәкиле Нина Игнашина котлады. Олы Талкыш авылы мәдәният йортыннан «Сударушка» ансамблендә катнашучылар исә аңа үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр.

 

Валентина Степановна – сугыш чоры баласы. Ул әтисе фронтка киткән, ә әнисе биш бала белән калган авыр елларны хәтерли. Ачлык, салкын, авырлыклар – боларның барысын да аңа, шул катлаулы замандагы күп кешеләргә кебек үк, кичерергә туры килгән. Ләкин әтисенең сугыштан кайтуы һәм гаиләдә тагын ике кыз тууы якты истәлек булып тора.

 

Валентина Степановнаның йорты илебезнең төрле почмакларыннан кайткан туганнары һәм якыннары өчен һәрвакыт ачык һәм ул һәркемне чын күңелдән кунакчыллык белән каршы ала. Валентина Степановнаның дүрт баласы, сигез оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

 

Кунаклар Валентина Степановнага нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, күңел күтәренкелеге һәм озак елларга иминлек теләделәр.


Нет комментариев