Бәйрәм программасы «Татнефть-Олимп» стадионында узачак.
Чистай мөхтәсибәте Корбан бәйрәменә багышланган гаилә бәйрәме оештыра. Бәйрәм кунакларын кызыклы һәм бай программа көтә. Алар Корбан бәйрәме тарихы, татар халкы мәдәнияте белән таныша, «Sale garage» локациясендә уенчыклар белән алмаша алачаклар.
Программада шулай ук төрле конкурслар, мастер-класслар, уеннар, интерактив театр бар. Тәмле ашарга яратучылар «Пикник-fest»ка бара алачаклар.
Бәйрәмгә шулай ук кунаклар да чакырылган. Алар Чистайда беренче тапкыр джампер-шоу күрсәтәчәкләр. Бәйрәмдә иң актив катнашучыларны бүләкләр көтә.
Гаилә бәйрәме 10 июльдә, 15 сәгатьтә, «Татнефть-Олимп» стадионында узачак.
Нет комментариев