8 июль көнне ЗАГС бүлегендә тантаналы чара узды. Аның сәбәбе – Гаилә көненә багышланган конкурста катнашучыларны бүләкләү.
Быел Россия Президенты тарафыннан дәүләт бәйрәме буларак танылган Петр һәм Феврония көнендә ЗАГС бүлегендә балалар әти-әниләре белән бергә «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе тарафыннан ЗАГС бүлеге белән берлектә оештырылган конкурста бүләкләүгә җыелдылар.
Май башыннан алып 4 июльгә кадәр газета редакциясенә 10 видеоролик һәм рәсемнәр килде. Балалар үз эшләрендә гаиләләре турында сөйләделәр. Алар «Чистай-информ» сайтының бизәге булдылар, анда барлык катнашучыларны да күрергә мөмкин иде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты, аларның күбесе бүләкләү тантанасына килде.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Балалар бу борынгы бинага беренче тапкыр килгәннәр, ә өлкәннәр бу минутларда, мөгаен, никахны теркәү, балалар туу белән бәйле тормышларындагы якты мизгелләрне искә төшергәннәрдер.
– Бу искиткеч залда балаларны әти-әниләре белән күрү күңелле, – диде «Татмедиа»ның «Чистай-информ» филиалы баш мөхәррире-җитәкчесе Наталья Данилова. – Бу иҗади конкурсны гаилә бәйгесе дип һич икеләнүсез атарга була, чөнки барлык гаилә әгъзаларының да аңа катнашы бар. Һәм бу бик шәп! Без конкурста җиңелүчеләр булмаячак дип карар иттек, һәркем дипломга һәм бүләккә лаек!
Барлык катнашучыларга менә дигән иҗади эшләре өчен рәхмәт белдерәбез!
«Рәсем» номинациясе
Кече төркем
I урын – Әминә һәм Ясминә Мостафиналар,
II урын – Илдан Гафиятуллин, Полина Кротова
Урта төркем
I урын – Екатерина Ананьева, Дмитрий Филин
II урын – Гүзәл Сабирова, Марина Горошенкина
Өлкән төркем
I урын – Галина Главнова, Диана Закирова, Милана Журкина
«Видеоролик» номинациясе
Сабыйлар арасында
I урын – Ясминә Фәтхетдинова
II урын – Миләүшә Ярмушева
III урын – Мәдинә Шәрифуллина
Кече төркем
I урын – Настя Гурьянова, Раумаз Сөләйманов, Азамат Гафиятуллин
II урын – Артур Маркушин
Урта төркем
I урын – Арина Долгова
III урын – Злата Хорькова, Ясминә Мәхмүтова
Нет комментариев