Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы каршындагы киңәшмәдә түләүсез медицина ярдәме күрсәтү һәм явым-төшемнәрдән соң чәчүлекләрнең торышы турында сөйләштеләр

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының Чистайдагы филиалы эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Чистайның дәвалау оешмаларына 66 меңгә якын кеше беркетелгән

ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының Чистайдагы филиалының узган елгы эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән директор урынбасары Людмила Сабирова чыгыш ясады. Чистай районында 2021 елда дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыруда Чистай үзәк район дәваханәсе, 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе, Бала тудыру йорты, Балалар шәһәр поликлиникасы, стоматология поликлиникасы, «Республика клиник тире-венерология диспансеры» филиалы Чистай тире-венерология диспансеры катнашты.

2022 елның 1 гыйнварына Чистай районы һәм шәһәре буенча дәвалау оешмаларына 65920 кеше беркетелгән, бу шәһәр һәм район халкының гомуми саныннан 87 процент тәшкил итә.

План нигезендә, 2021 елга «Чистай үзәк район дәваханәсе» дәүләт автономия сәламәтлек саклау учреждениесендә түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт биременең бәясе 902 166,63 мең сум тәшкил иткән, аның гомуми үтәлеше – 99,6 процент.

Явым-төшемнәр нәтиҗәсендә арпа, борчак һәм кукуруз чәчүлекләре зыян күргән

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Узган атнада район хуҗалыкларында 357 тонна сөт җитештерелгән. 10 миллион 700 мең сумлык 339 тонна сатылган.

Бер атна эчендә 29 баш бозау туган.

Район кырларында чәчүлекләрне карау – чүп үләннәргә, авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү, яфракларны тукландыру эшләре дәвам итә. Пар җирләрне эшкәртү бара.

Терлек азыгының планнан 55 проценты әзерләнгән.

9-10 июль көннәрендә явып үткән боз нәтиҗәсендә аерым хуҗалыкларда арпа, борчак һәм кукуруз чәчүлекләре зыян күргән.

Наркотиклар сатуның 6 очрагы теркәлгән

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы Олег Денисов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 11 хәбәр теркәлгән. Сводкада – наркотиклар сатуның 6 очрагы, урлашу, читтән торып мошенниклык кылу, алкоголь продукциясен законсыз җитештерү очрагы, транспорт чарасы белән исерек килеш кабат идарә итүнең 2 очрагы бар.

20 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Бер машина йөртүче вакыйга булган урыннан качкан.

Административ хокук бозулар кылган 251 кеше җәза алачак, шул исәптән җәмәгать урынында исерек килеш күренгән өчен – 3.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев