Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай мәчетендә балаларга рухи тәрбия бирелә

Җәйге каникуллар чорында Чистай мөхтәсибәте малайлар һәм кызлар өчен шәһәр мәчетләре каршында рухи-сәламәтләндерү үзәкләре оештыра. Бүген без шуларның берсе турында сөйләячәкбез.

Күптән түгел «Әнәс» мәчете каршында ел саен оештырыла торган рухи-сәламәтләндерү үзәге ачылды. Аны мәчетнең имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов оештырды. Ул бу вазифаны 13 ел башкара һәм балаларны рухи тәрбияләүгә һәм үстерүгә зур игътибар бирә.

Аның тырышлыгы белән малайлар һәм кызлар ел дәвамында төрле чараларда актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Имам-хатыйп сүзләренә караганда, бу балалар өчен файдалы ял. Мәчеттә бай эчтәлекле программа әзерләнгән, ул үз эченә Ислам этикасы, әхлак, дин, Коръән нигезләрен өйрәнү буенча дәресләрне, төрле уеннар һәм конкурсларны ала.

Шулай ук тәрбияләнүчеләр белән аралашу һәм социаль активлык күнекмәләре буенча тренинглар да үткәрелә. Моның өчен иң яхшы 6укытучы һәм 3 ярдәмче җәлеп ителгән. Кызлар белән эшләүче педагоглар арасында балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур булган Рамилә Хәйбуллинаны, малайлар белән эшләүче педагог – Россия ислам институты студенты Рәмис Шәрәфетдиновны билгеләп үтәсем килә, ул ислам дине нигезләрен өйрәтә. Биредә һәр педагогның үз бурычлары бар: кемдер – динне, Коръәнне өйрәнү, ә кемдер спорт чаралары өчен җавап бирә. Алар арасында дипломлы медицина хезмәткәре дә бар.

– Бала – ул чиста кәгазь бите, шуңа күрә кече яшьтән балаларны тәрбияләүгә җитди карарга кирәк. Вакытны файдалы үткәрү ысулларының берсе булып мөселманнар өчен курслар тора, – дип сүзен дәвам итә Әбүбәкр хәзрәт. – Балалар биредә дәресне сәламләү һәм игелек теләүдән башлыйлар. Аларның кайберләре башта оялалар, әмма соңыннан читенсенү юкка чыга. Балалар өчен биредә барысы да уйланылган. Шунысы мөһим, биредә ял һәм дәресләр чиратлашып бара, гыйлем бирү уен формасында уза, бу узган материалны яхшырак үзләштерергә мөмкинлек бирә. Мәчет территориясе яхшы төзекләндерелгән, спорт һәм балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган.

Мәчет каршындагы курсларга йөрүче балалар укытучыларының киң күңелле булулары, күңел ачу һәм спорт чаралары, алган белемнәре турында сөйләделәр.

Динәгә 8 яшь, ул дүртенче ел рәттән әлеге рухи-сәламәтләндерү үзәгенә йөри. Бигрәк тә аны һәм башка балаларны төрле конкурс һәм квестларның күп булуы, дини белем алу мөмкинлеге булуы куандыра. Балалар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә дини дәресләрнең ошавы һәм укытучыларын яратулары турында сөйләделәр.

Диләрә биредә иң өлкән кыз, аңа 13 яшь. Ул укытучылары Рамилә Хәйбуллина турында фикерләре белән уртаклашты. Аңа укытучының теманы аңлаешлы итеп аңлата белүе ошый.

Иң элек шул күзгә ташлана: малайлар һәм кызлар аерым белем алалар. Мәчеттә динне, үз халкыбызның тарихын, ата-бабаларыбызның рухи мирасын өйрәнүгә аерым игътибар бирелә. Мондый үзәкләрдә ял итү генә түгел, ә рухи һәм физик сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге дә бар.

Хәзерге вакытта мәчет каршында 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 20 бала ял итә һәм белем ала. Лагерьны укытучы Рәмис Шәрифуллин җитәкли.

– Программада көн саен бер зур чара каралган, мәсәлән, «Алтын эзләүчеләр» – пиратлар квесты. Халыклар мәдәнияте буенча квест планлаштырылган. Атнаның иң кызу көннәренең берсендә без су көнен үткәрергә планлаштырабыз, – дип сөйли Рәмис. – Шулай ук асфальтта рәсем ясау конкурсы уздырачакбыз. Балалар һәрвакыт эш белән мәшгуль һәм безнең күзәтү астында торалар. Дәресләрдә активлык күрсәткән, квестларда катнашкан өчен бүләкләү сыйфатында без балаларга «әнәсик»ләр таратабыз. Бу мәчеттәге эчке валюта, аны чыгарылыш кичәсе уңаеннан ярминкәдә уенчыклар, тәм-томнар яки балалар теләге буенча нинди дә булса кирәк-яракларга алыштырырга мөмкин булачак. Быел, сер итеп әйтәм, чыгарылыш кичәсенә яңа чара планлаштырылган. Бүләкләрдән, уеннардан, концерттан кала, без күбек кичәсен дә планлаштырабыз. Аны үткәрү өчен Казаннан белгечләр җәлеп ителәчәк. Лагерь дәвамында балаларның һәр төркеме чыгарылыш кичәсендә чыгыш ясарга әзерләнә. Кемдер Коръән сүрәләрен, кемдер пәйгамбәрләр тарихын өйрәнә, кемдер Ислам нигезләре турында сөйләячәк, – дип сүзен йомгаклады Рәмис.

Тренингларда

малайларны һәм кызларны шул исәптән башка дин һәм милләт вәкилләренә карата дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәтәләр. Әниләрнең берсе – Әминә ханым узган ел балаларының шулай ук бу лагерьга йөрүләре һәм үзенең дә дәресләрдә утыруы турында сөйләде.

Миңа калса, мондый лагерьның әһәмиятен бәяләп бетерерлек түгел, бигрәк тә яшьләр кылган күп хаталарның сәбәбе белемсезлек һәм наданлык булганда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев