Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр үз мавыгулары турында сөйләделәр

Балалар йортында талантлы малайлар һәм кызлар күп. Аларның кайберләре турында сөйләп үтәсебез килә.

«Һәр баланың күңелендә күзгә күренми торган кыллар бар. Әгәр аларга оста куллар белән кагылсаң, алар матур яңгырый», – дип язган Сухомлинский. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел, чөнки һәр бала үзенчә талантлы, үз вакытында аның сәләтен күреп алу, аны үстерергә ярдәм итү мөһим. Чистай балалар йортында моңа зур игътибар бирелә.

– Безнең тату йортта 28 бала яши. Кайсыбер баланың таланты ярылып ята һәм ул чая була, үзен шунда ук күрсәтә ала, ә кемдер артык тыйнак, оялчан була, бу балага үз сәләтен күрсәтү авыр, аңа моның өчен билгеле бер вакыт кирәк. Шуңа күрә без үзебездә тәрбияләнүчеләргә кайгыртучанлык һәм җылылык өләшеп кенә калмыйча, аларның талантларын ачарга, үстерергә тырышабыз. Боларның барысы да, һичшиксез, шәхеснең үз-үзен үстерергә, балага үз-үзен ышанычлырак тотарга ярдәм итә, – дип сөйли балалар йорты директоры урынбасары Алевтина Артемьева.

Балалар йортында талантлы малайлар һәм кызлар күп. Алар арасында яшь җырчылар, рәссамнар, биючеләр, музыкантлар, спортчылар, кул эше осталары бар. Сезгә үз мавыгуларын һөнәргә әверелдерергә хыялланган берничә бала турында сөйләргә телибез. Алар, куелган максатларга таба төгәл барсаң, барысының да чынга ашачагына ышаналар.

 

АЛЕНА: «Сәхнәдә кайвакыт дулкынланам»

Балалар йортында яшь җырчы Алена бар. Яңгыравык тавышлы һәм тыйнак кыз кечкенәдән сәхнәдә җырларга хыялланган. Аның талантын балалар йортында ачарга булышканнар.

– Балалар йортына килгәч, минем үз сәләтемне үстерү мөмкинлеге туды. Педагоглар даими рәвештә нидер җырлавымны ишетеп алдылар һәм минем җырга сәләтемне тикшереп карарга булдылар. Мин шундый сөендем! Димәк, аларга ничек җырлавым ошаган. Һәм менә без актив рәвештә шөгыльләнә, үсә, төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә катнаша башладык. Миңа сәхнәгә чыгу һәм җырлау бик ошый, кайчагында тамашачылар алдында дулкынлансам да. Әмма мин, чыгышка йогынты ясамасын өчен, куркуымны җиңәргә тырышам. Музыка уйный башлауга, мин тынычланам һәм җырлаган җырыма тулысынча кереп китәм. Җырлаганда мин тамашачыларга үз хис-тойгыларымны, кәефемне җиткерәм. Миңа күңелле, шаян һәм дәртле җырлар башкару күбрәк ошый. Әлбәттә, вокалда биеклекләргә ирешү өчен тырышып эшләргә, үсәргә, камилләшергә кирәк, шуңа күрә буш вакытымның күп өлешен үз мавыгуыма багышларга тырышам. Бәлки, бу киләчәктә һөнәр сайлауга йогынты ясар, – ди Алена.

Балалар йортында тиздән кызны Балалар сәнгать мәктәбенә яздырып булыр дип өметләнәләр.

 

АРТЕМ: «Зенит»та уйнарга хыялланам!»

Артем соңгы берничә елда волейбол белән актив шөгыльләнә. Ул – мәктәп командасы уенчысы һәм аның белән бергә төрле ярышларда берничә тапкыр уңышка ирешкән.

– Балачакта кайчан да булса волейбол уйнармын дип күз алдыма да китергәнем булмады. Әмма шулай килеп чыкты, ике ел элек мине үзем укыган 1нче мәктәпкә спортның бу төре буенча секциягә чакырдылар. Уйнап карадым, миңа ошады һәм менә хәзер мин бөтен күңелем белән волейбол өчен җан атам. Бу спорт төре шуның белән кызыклы: бер секунд эчендә көндәшнең ничек эшләячәген исәпләргә һәм тиешле карар кабул итәргә: блок куярга, кабул итүгә әзерләнергә яки алдавыч хәрәкәтләр башкарырга кирәк. Волейбол – ул җитез, чыдам булырга, тиз хәрәкәт итәргә кирәк булган спорт төре генә түгел, ул фикерләүне үстерә, ә бу бик шәп. Безнең команданың беренче уңышларыннан берсе мәктәп волейбол лигасында призлы урын булды, минем өчен бу алга таба да шөгыльләнү һәм үсү өчен этәргеч булды. Мин быел 9нчы сыйныфны тәмамлыйм, планда – волейбол белән профессиональ шөгыльләнү, «Зенит» командасында уйнарга хыялланам. Моңа кадәр, әлбәттә, әле ерак, әмма мин бу максатка таба барачакмын, укуны Казанның бер урта махсус белем бирү йортында дәвам итәргә һәм бер үк вакытта осталыкны арттыру өчен волейбол секциясенә йөрергә планлаштырам, – дип сөйләде Артем.

Балалар йорты коллективы Артемның хыялын тормышка ашырырга һәм Казанда волейбол белән профессиональ шөгыльләнү

өчен туры килә торган секцияне сайлап алырга ярдәм итә алырлык кешеләр белән элемтә урнаштырган.

 

АЛМАЗ: «Гитараны миңа район башлыгы бүләк итте!»

Алмаз – мәктәптә дә, балалар йортында да үткәрелә торган күп кенә чараларда актив катнашучы, биредә ул балалар үзидарәсе президенты булып тора. Тагын егет гитарада уйнау белән мавыга, балалар йортына эләгүенә ике ел булгач, аңарда музыкага тартылу барлыкка килә. Аннары яраткан шөгыленең асылына музыка мәктәбендәге дәресләрдә төшенә башлый.

– Гомумән, миңа төрле көйләр тыңларга ошый. Еш кына мин башкаларның гитарада матур көйләр уйнавын күзәтә идем. Шулай, акрынлап миндә гитараны кулга алып, уйнау теләге туды. Балалар йортында, яңа булмаса да, минем өчен уен коралы таптылар. Шулай, акрынлап уйнарга өйрәндем.

Без Яңа ел алдыннан һәрвакыт «Теләкләр чыршысы» республика акциясендә катнашабыз. Мин бәйрәмгә Кыш бабайдан яңа гитара алырга теләвем турында яздым. Минем хыялым тормышка ашты: район башлыгы Дмитрий Иванов миңа аны бүләк итте, ә музыкант Таһир Мөхәммәтов үзәнә дәресләргә чакырды. Менә шулай итеп барысы да башланды. Хәзер мин күп төрле көйләр уйный беләм, үз башкаруымны аудио һәм видеога яздырам, музыка иҗат итәм. Бу миңа зур канәгатьлек китерә, тынычландыра, музыка аша мин үз хисләремне белдерә алам. Киләчәктә үземнең тавыш яздыру студиямне ачу, шулай ук зур сәхнәдә чыгыш ясау турында хыялланам, – ди Алмаз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев