Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булачак медицина хезмәткәрләренә дипломнар тапшырылды

Балалар һәм яшьләр иҗат йортында медицина училищесы студентларының чыгарылыш кичәсе узды.

Быел уку йорты 10 фельдшер һәм 59 шәфкать туташы чыгарды. Булачак медицина хезмәткәрләренә дипломнарны тантаналы шартларда тапшырдылар.

– Бүген бездә тантаналы көн. Без сәламәтлек саклау тармагы өчен чираттагы белгечләр чыгарабыз. Дүрт ел уку дәверендә без аларны яратып өлгердек һәм алар белән аерылышасыбыз килми. Әмма тормышта һәр студент диплом алырга һәм тормышының яңа этабына аяк басарга тиеш. Безнең күп кенә чыгарылыш студентларыбызның эш бирүчеләр белән төзелгән килешүләре бар, ягъни алар эшкә урнашачак, кемдер, әлбәттә, вузда укуны дәвам итәргә планлаштыра. Кызларыбызга һәм егетләребезгә уңышлар телим, куелган максатлары тормышка ашсын! – диде медицина көллиятенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Ольга Мигачева.

Ольга Владимировна һәм башка укытучылар сәхнәдән чыгарылыш студентларына изге теләкләрен юлладылар һәм тормышларындагы мөһим көн белән котладылар, медицина хезмәткәрләренең һәрвакыт кирәк булуын һәм булачакларын билгеләп үттеләр.

Чыгарылыш студенты Гөлшат Миңнебаева да моның белән килешә, нәкъ менә шуңа күрә дә ул үзенең тормышын әлеге һөнәр белән бәйләргә булган. Кыз шәфкать туташы белгечлеге алган. Гөлшат үзенең студент елларын дәресләр һәм лекцияләр белән генә түгел, ә курсташлары белән бергә актив шөгыльләнгән волонтерлык эшчәнлеге белән дә истә калдырачак.

– Бүген шатлыклы да, моңсу да. Дүрт ел тиз үтеп китте. Без медицина буенча база белемнәрен алдык, башка сүзләр белән әйткәндә, уку вакытында безгә медицина хезмәткәре һөнәренә нигез салдылар. Бу безнең тормышыбызда мөһим этап булды, ул киләчәктә дә үз җимешләрен бирер дип ышанам. Бу һөнәргә мәхәббәт 5нче сыйныфта укыганда уянды, миңа медицина турында сериаллар карарга ошый иде, барысы да шуннан башланды. Хәзер мин дөрес юл сайлаганыма торган саен күбрәк инанам. Укыганда без район үзәк дәваханәсенең барлык бүлекләрендә практика уздык, күп нәрсәгә өйрәндек. Киләчәктә табиб буласым килә, моның өчен вузга укырга керергә җыенам, – дип уртаклашты Гөлшат Миңнебаева.

Балалар һәм яшьләр иҗат йортының актлар залы шыгрым тулы иде: чыгарылыш студентларын котларга укытучылары, ата-аналары, ир һәм кыз туганнары, кече курс студентлары, кунаклар килгән иде. Күпләрнең кулларында чәчәкләр, йөзләрендә елмаю иде. Диплом алу шатлыгы уку йорты, дуслар, педагоглар, гомумән, күңелле студент еллары белән аерылышудан туган моңсу хисләр белән үрелеп барды.

Булачак медицина хезмәткәрләре яңа документ алу өчен бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр. Барлык чыгарылыш студентларына уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев