Балалар шуклыгы аяныч тәмамланырга мөмкин
Җәмгыять

Балалар шуклыгы аяныч тәмамланырга мөмкин

Статистика буенча, янгыннарның иң киң таралган сәбәпләренең берсе – балаларның ут белән уйнавы.

Өлкәннәр күзеннән яшеренгән урыннарда – төзелеш мәйданчыкларында, подвалларда, чарлакларда һәм ишегалды корылмалары янында малайларның һәм кызларның ут белән уйнавы аеруча куркыныч тудыра. Балаларның ут белән шуклыгы проблемасы озакка сузылган каникуллар вакытында актуальләшә бара.

Янгын чыккан очракта, кечкенә гаеплеләр авыр җәрәхәтләр алырга, ни кызганыч, шуклык аларның үлеменә дә китерергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый фаҗигаләр булмасын өчен гади кагыйдәләрне үтәү дә җитә. Алар турында Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге хезмәткәрләре искә төшерә.

– Шуны истә тоту зарур, төп бурычыбыз – килеп чыгарга мөмкин булган фаҗигане кисәтү, янәшәдә булу һәм хәтта бер адым алда бару. Хөрмәтле ата-аналар, сезнең һәм безнең тырышлыгыбыз балалар белән көн саен кисәтү эшенә юнәлдерелгән булырга тиеш. Янгыннарны бөтенләй булдырмый кала алмасак та, балалар катнашында аларның һәм башка һәлакәтләр санын киметү, имгәнүләрне һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү безнең кулдан килә. Чөнки өлкәннәр балаларның гамәлләре өчен җаваплы, – дип билгеләп үтә Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

Ул шулай ук балаларның ут белән шаяруына бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен киңәшләр бирде.

– Балаларга начар үрнәк күрсәтмәгез: алар каршында тәмәке тартмагыз, караңгы биналарны яктырту өчен кәгазь яндырмагыз. Шырпыны бала кулы тимәслек урыннарда саклагыз. Өйдә төзек булмаган яки кулдан ясалган электр приборларын тотарга ярамый. Төзек приборлардан гына файдаланырга була. Исегездә тотыгыз: кечкенә саксызлык та зур бәлагә китерергә мөмкин. Әгәр сез балаларның үзләре генә учак яндыруын, шырпы һәм уткабызгыч, янучан сыеклыклар белән уйнауларын күрсәгез, яннан узмагыз, битараф калмагыз, аларны туктатыгыз! – ди янгын күзәтчелеге инспекторы.


Нет комментариев