Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңа елда бу аларның беренче уңышлары

Балалар һәм яшьләр иҗат йорты каршындагы көнчыгыш көрәш секциясендә шөгыльләнүчеләр өчен яңа ел бик яхшы башланып китте.

Алар Әлки районында узган киокусинкай каратэ буенча төбәкара турнирда уңышлы катнаштылар.

– Башкалар ял иткән арада, безнең егетләр тырышып эшләделәр, – дип билгеләп үтә тренер Радик Хәлиев. – Хәтта 31 декабрьдә дә шөгыльләндек! Һәр көн киеренке күнегүләр белән тулы иде, малайлар алдагы көрәшләргә җитди әзерләнделәр. Өметләребез акланды, тырышлык максатка иреште.

Бу спортчыларга нибары 8-11 яшь. Дөрес, аларның кайберләре көнчыгыш көрәш секцисендә 3-4 ел шөгыльләнәләр инде һәм спорт ярышларына беренче чыгулары түгел. Шушы балаларга төбәкара ярышларда Чистай данын яклау ышанып тапшырылды. Сүз уңаеннан, Радик Хәлиев шәкертләре төрле елларда төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаштылар.

Турнирда Татарстанның төрле шәһәрләреннән, шулай ук Ульяновск өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан 250гә якын яшь спортчы катнашты.

– Көндәшләр лаеклы иде, аларның кайберләре белән элегрәк тә очрашканыбыз бар иде, – ди Радик Наил улы. – Яңа ел бәйрәмнәренә барысы да килә алмасалар да, көрәш кызу булды!

Үз авырлык категорияләрендә Әмир Хәмитов, Тимур Хәлиев җиңүчеләр булдылар. Мактау пьедесталының икенче баскычына Кәрим Мостафин, Камил Садретдинов, Гадел Садретдинов күтәрелде. Бронза Солтан Гафиатуллинга, бертуганнар Сережа һәм Дима Игнатьевларга, Самир Камаловка бирелде. Афәрин, егетләр!

Февраль ахырында чистайлыларны Татарстан Республикасы беренчелегендә яңа спорт ярышлары көтә. Беренче һәм икенче урыннарга ия булу бәхетенә ирешүчеләргә, зуррак күләмдәге ярышларга, ягъни Идел буе федераль округы беренчелегенә юл ачыла. Безнең егетләр уңыш югарылыгына үз юлларын дәвам итәрләр дип ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев