Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Укучылар «Аҗаган»да көч сынаштылар

     «Ватан» хәрби-патриотик эшләр һәм яшьләрне армиягә әзерләү үзәгендә «Аҗаган- 2018» хәрби-спорт уенының муниципаль этабы үтте. 

    Тантананы ачуда сәламләү сүзе белән «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, хәрби комиссариатның чакыру бүлеге начальнигы Руслан Гатауллин, мәгариф идарәсенең укыту эшләре буенча методисты Наталья Новикова чыкты. Бу популяр уенның соңгы елларда актив рәвештә яңаруы сөендерә. Уен программасы командаларны тәкъдим итүдән башланды. Конкурста барлыгы шәһәрнең 9 мәктәбеннән егетләр һәм кызлар катнашты. Оештыручылар сүзләренә караганда , кадет мәктәп-интернатта укучыларның визит карточкасы аеруча бай эчтәлекле, истә кала торган булды.
    Ярышларның спорт блогында шулай ук кадетлар алда барды, аеруча кызлар тырыштылар. Менә сиңа гүзәл затлар! Икенче урынны 1нче мәктәп командасы, өченче урынны 1нче номерлы лицей яулады.
     Хәрбиләштерелгән эстафета, винтовкадан ату, автоматны сүтеп-җыю, санаулы минутларда гомумхәрби саклау комплектын кию – болар барысы да уен барышындагы биремнәр иде. 
     Биредә пневматик винтовкадан ату буенча иң яхшы нәтиҗәне кызлар арасында Софья Наумова күрсәтте(3нче гимназия), ә егетләр арасында иң төз атучы булып Данил Тимофеев (кадет мәктәп-интернаты) танылды. 
    Автоматны сүтеп җыю буенча иң яхшы нәтиҗәне 30,07 секундта Яков Ковшенин күрсәтте.
    Шулай итеп, былтыргы кебек үк конкурста иң яхшы нәтиҗәне Советлар Союзы Герое С. Кузьмин исемендәге кадет мәктәп-интернаты вәкилләре алды. Аларга кубок һәм беренче дәрәҗәдәге дип­лом тапшырылды. Шулай ук кубок һәм икенче дәрәҗәдәге дипломны 1нче лицей укучылары яулады. Алардан бер очкога гына 1нче мәктәп командасы калышты, ул өченче урынга лаек булды. 
     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: