Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • «Труд» командасы футбол буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яулады

    6 октябрьдә «Труд» Чистай футбол командасы республика беренчелегендә үзенең соңгы матчында җиңде. Безнең футболчылар Минзәләдә җирле команданы 6:1 исәбе белән җиңделәр.

    Шулай итеп, озын марафон тәмамланды. Беренче лигада чыгыш ясаган 12 команда арасында «Труд» командасы беренче урынны алды.
    Тренер Александр Фроловтан егетләрнең кәефе турында сорашу артык булыр иде. Алар лаеклы җиңү яуладылар. Бу сүзләргә барысы да сыйган. Шуның өстенә безнең команда әгъзасы Станислав Гомонов беренчелекнең иң яхшы бомбардиры дип табылды.
    Котлаулар кабул итегез! Икенче Чистай командасы «Труд- 2» (тренеры Радик Нуруллин) шулай ук футбол буенча әлеге ярышларда катнашты һәм дүртенче урынны алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: