Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды

2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган.
2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган. Шул исәптән 44 миллион сум - федераль бюджеттан бирелгән.
2017 елда республикада 131 спорт объекты: 100 спорт мәйданчыгы; ясалма өслекле, чишенү урыннары һәм трибуналары булган 20 хоккей тартмасы төзелде.
Узган ел Татарстанда беренче тапкыр блок-модульле чаңгы базалары сафка бастырыла башлады. Бер елда 11 чаңгы базасы - 11 муниципаль районда берәр объект ачылды.
Спорт объектларын төзү программасы 2018 елда да дәвам итәчәк. Спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары һәм блок-модульле чаңгы базалары - барлыгы 113 яңа объектны кулланышка тапшыру көтелә. Бу максатларга республика бюджетыннан 427 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев