Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ракетка тоту һәм волан белән идарә итү – күңел ачу түгел, ә тулы бер тормыш!

5нче гомуми белем бирү мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Иван Гущин бадминтон белән биш ел шөгыльләнә. «Ватан» үзәгенә секциягә аны тренер Марсель Галиев чакыра.

Элек Иван ракетка тота, волан белән идарә итә белмәгән булса, хәзер ул җитди турнирларда катнаша. Аларның һәркайсында диярлек ул мактаулы урыннар яулый, медальләр ала. Уңышка ирешү өчен күп шөгыльләнергә, техниканы өйрәнергә кирәк, ди егет.

Спортчы өчен беренче ярыш дулкынландыргыч була. Иван тренерның хөрмәтенә һәм ышанычына ирешергә омтыла.

– Беренче тапкыр Алексеевскида узган республика турнирында катнаштым. Көндәшләр – көчле, уен лаеклы иде. Ярышларда мин мактау пьедесталында басып тордым. Мин бу медальне иң кыйммәтлесе дип саныйм, чөнки ул беренче, – ди бадминтончы.

Сер түгел, бадминтон уен­чылардан яхшы физик әзерлек, уен техникасын, шулай ук уенның төп моментларын һәм кагыйдәләрен яхшы белүне таләп итә. Уенда очколар җыю өчен, волан белән идарә итеп кенә калмыйча, үз хаталарыңа юл куймаска да кирәк. Иван нәкъ менә шундый күнекмәләргә ия. Бадминтон белән шөгыльләнә башлаганчы, ул бокс, футбол, баскетбол белән мавыга. Күп кенә күнекмәләр спортчыга кирәк була.

Иван Гущинның тренировкалар графигы тыгыз. Чираттагы турнир алдыннан көнгә икешәр тапкыр шөгыльләнә.

– Авыр, әмма ул моңа тора. Мин үземдә чыдамлык, түземлек, игътибар туплый белү кебек сыйфатларны тәрбияләдем. Спорт төгәл булырга өйрәтә, физик яктан көчлерәк итә.

Ә иң мөһиме, мин көндәшне хөрмәт итәргә өйрәндем. Моның өчен тренерыма бик рәхмәтлемен, – ди Иван.

Бадминтончы бер-бер артлы ярышларда катнаша. Алар арасында иң мөһимнәренең берсе – Раменское шәһәрендә узган җәйге яшүсмерләр спартакиадасы була. Кечерәкләр дә, тәҗрибәлерәк яшь бадминтончылар да күп көч куялар, тренерлары өйрәткәннең барысын да күрсәтергә тырышалар. Киеренке көрәштә безнең героебыз зурлар төркемендә бронза призеры була.

Күптән түгел Казанда бадминтон буенча «Вәлиев кубог»ы Бөтенроссия яшүс­мерләр турниры узды. Ярышларда илнең 18 төбәгеннән 300дән артык спортчы катнашты. Иван Гущин өч тапкыр мактау пьедесталына күтәрелә. Егет ялгыз разрядта бронза медальгә ия була, шулай ук парлы разрядта һәм катнаш парлы разрядта (микст) көмеш медальгә лаек була.

Иван – тыйнак, әмма спорт белән шөгыльләнергә генә түгел, мәктәптә яхшы укырга да өлгерүче максатчан егет. Аның белән сөйләшүдән мин кулында ракетка тоту, волан белән идарә итү – күңел ачу гына түгел, ә тулы бер тормыш икәнлеген аңладым. Иван кебек шундый спортчылар ярдәмендә безнең кече ватаныбызда спорт яши һәм үсүен дәвам итә. Героебызга уңышлар һәм яңадан-яңа казанышлар, шулай ук яшьтәшләре өчен үрнәк булуын телибез!

Сүз уңаеннан

Чистайда спортның бу төре 2011 елдан бирле актив үсә. Нәкъ менә шул вакытта «2011-2014 елларга Татарстан Республикасында бадминтонны үстерү программасы» проекты старт алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев