Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Һәр секунд исәптә булганда

Узган шимбәдә «Лидер» спорт мәктәбендә җанлылык хөкем сөрде. Анда йөзү буенча ярышлар узды.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Кама аръягы лидеры» йөзү буенча юбилей турнирында 10 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар дүрт яшь төркемендә чыгыш ясадылар. Аксубай, Актаныш, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Сарман районнарыннан, шулай ук Бөгелмә, Алабуга, Казан, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Чистайдан 400дән артык яшь спортчы йөзүдә нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтте. Озак дәвам иткән тренировкалардан соң начар нәтиҗә күрсәтергә, беренче чиратта, үзең өчен һич ярамый. 

Яшь йөзүчеләр актив рәвештә күнегүләр ясадылар. Тренерлар аларга үгет-нәсыйхәт бирделәр, җиңүгә илһамландырдылар. Җанатарлар малайларны һәм кызларны көчле алкышлар һәм матур плакатлар белән дәртләндерделәр.

Катнашучы командалар ачылу тантанасына бассейн буйлап тезелеп бастылар. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул ярышларда катнашучыларга җиңү генә түгел, якты хисләр, күтәренке кәеф, күңел күтәренкелеге һәм яңа дуслар теләде.

Спортның су төрләре буенча «Акватика» спорт мәктәбе директоры, Бөтенроссия категорияле судья Лев Камешков йөзүчеләргә уңышлар теләде. Ул Чистай районы башлыгы Дмитрий Ивановка ТР йөзү федерациясенең Рәхмәт хатын тапшырды.

– Беренче ярышлар уздырылганнан бирле спортчыларны әзерләү дәрәҗәсенең үсүе сизелә. «Кама аръягы лидеры» республика ярышлары статусын алды, – дип билгеләп үтте Лев Алексеевич.

Регламент игълан ителгәннән соң, катнашучылар стартка киттеләр. Яшь йөзүчеләргә ирекле стиль, брасс һәм аркада 50 һәм 100 метр араны үтәргә туры килде. Шулай ук 100 метрга йөзүдә спортчылар комплекслы йөзүдә һәм яңа гына шөгыльләнә башлаучылар өчен баттерфляй техникасында үз сәләтләрен күрсәттеләр, соңрак 200 метр арада катнаш эстафетаны лаеклы үттеләр.

Оештыручылар аңлатканча, ярышлар балалар арасында йөзүне популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуны үстерү максатыннан үткәрелә. Яшь спортчылар да спортта билгеле бер биеклекләргә ирешү өчен генә түгел, ә нык иммунитет, чыдамлык һәм көчле мус­кулларга ия булу өчен дә йөзү белән шөгыльләнергә кирәклеген билгеләп үтәләр. 

 «Лидер» спорт мәктәбенең данын 40 йөзүче яклады. Унбиш яшьлек Мирон Шубин (уң яктагы рәсемдә) яхшы нәтиҗәгә иреште һәм ярышлардан канәгать калды. Ул йөз метрга комплекслы йөзүдә бронза медаль алды. Егет 6 яшьтән йөзү белән шөгыльләнә, икенче өлкәннәр разрядына ия. Аның «Кама аръягы лидеры» ярышларында катнашу тәҗрибәсе бар, иң мөһиме – уңышлы. Хәер, аның портфолиосында башка республика ярышлары китергән казанышлар да күп.

– Бу ярышларда мин, узган ел белән чагыштырганда, 3 секундка вакытымны яхшырттым. Минем өчен бу уңыш. Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен миңа ярышу хисе ярдәм итте. Башка районнардан килгән спортчылар көчле иде, әмма алардан калышасы килмәде, – дип кичерешләре белән уртаклаша Мирон.

Күптән түгел генә 16 яшь тулган икенче разрядлы спортчы Виолетта Емельянова да мондый турнирларда күп тапкырлар катнаша. Туган көненә ул үзенә яхшы бүләк ясады – йөз метр араны аркада йөзеп, үз яшь категориясендә бронза медаль яулады. 100 метрга комплекслы йөзүдә көмеш медаль яулады. Бер секундның кыйммәте турында ишетеп кенә белми, чөнки беренче өлкәннәр разряды алу өчен аңа вакытның нәкъ менә шушы кечкенә өлеше җитми.

 – Мин үз нәтиҗәмне яхшырттым, эчке курку һәм дулкынлануны җиңдем, тәҗрибә тупладым. Зур эш башкарылды, әмма омтылырга урын бар әле. Теләгән разрядны алу өчен тагын бераз тырышырга кирәк, – ди Виолетта

Яшь катнашучыларның берсе Виталина Назарова аркада йөз метр араны уңышлы үтеп, өченче булды. 13 яшендә аның республика ярышларында катнашу тәҗрибәсе зур. Бүгенге көндә спортчының төп максаты – үз разрядын күтәрү.

– Мин көн саен шөгыльләнәм. Тагын да зуррак уңышларга ирешәсең килсә, башкача мөмкин дә түгел. Узган ярышлардан чыгып, шуны әйтә алам: үз холкың, ихтыяр көче өстендә эшләргә кирәк. Алга таба мин тагын да югарырак дәрәҗәдәге ярышларда катнашырга һәм үз күрсәткечләремне яхшыртырга телим, – ди Виталина.

Малайлар һәм кызлар белән аралашкач, «Кама аръягы лидеры» турнирының алар алдында спортка яңа ишекләр ачуын, яңа максатларга омтылыш ясавын, уңай тәэсирләр тудыруын аңлыйсың.

Пьедесталда мактаулы урыннар алып, Чистай йөзүчеләре башка шәһәрләрдән килгән спортчылар белән бергә медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

200 метрга катнаш эстафетада Түбән Кама, Алабуга һәм Минзәлә командалары призлы урыннар алдылар. 2004-2005 елгылар категориясендә призлы урыннарны Сарман районы, Нурлат һәм Алабуга командалары яулады.

Спортчыларны һәм аларның тренерларын котлыйбыз! Бу казаныш зур үрләргә якынаю юлының башы булуын телибез. Уңышлар сезгә, яшь йөзүчеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев