Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Пенсионерлар ярыша

    Бүген Балалар һәм яшьләр иҗат йортында шахмат һәм шашка буенча IV республика турнирының зона этабы уза.

    Анда сигез район вәкилләре - ярышларның муниципаль турларында җиңүчеләр һәм призерлар катнаша. Безнең командага шахмат буенча тренер Рөстәм Сәгыйтов җитәкчелек итә. Турнир "Россия пенсионерлары союзы" гомумроссия җәмәгать оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге канаты астында уздырыла. Анда җиңүчеләр һәм призерлар Казан шәһәрендә узачак финалда бүләк өчен көрәшәчәкләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: