Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Олимп” 17 туп кертте

IX кышкы спартакиада зачетына туп белән хоккей буенча республика ярышларында "Олимп" балалар, үсмерләр спорт мәктәбе тренеры О.Антоновта шөгыльләүчеләр җиңүче булдылар. Команда арсеналында 17 кертелгән туп.

Безнең җыема команданың беренче көндәшләре Алабуга хоккейчылары иде, аларны безнекеләр 5:2 исәбе белән җиңделәр.
Икенче уенга Азнакай спортчылары белән чыктылар, чистайлылар файдасына 4:1, нәтиҗә шундый. Аннан соң Зәй командасы белән көрәш булды, исәп үзе сөйли - 7:0. "Олимп" кабат биеклектә.
Финишта Нурлат хоккейчылары безнең көндәшләребез булды, алар безнең хоккейчыларга лаеклы каршы тордылар. Әмма безнең команда капитаны Саша Струков җиңү голы кертә алды, шуның белән безнең команданы әлеге ярышларның җиңүчесе итте, аның исәбендә 5 туп. Дима Шабров, Рәфис Мортазин, Игорь Петров һәм башкалар югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Безнең капка сакчысы Вадим Шушканов та яхшы уен күрсәтте, 4 уенда бары 3 туп кына кертте. Безнең җыелма командага җиңүче кубогы һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча ТР Министрлыгыннан Мактау грамотасы, ә уенчыларга - алтын медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт хоккей олимп IX кышкы спартакиада

2
X