Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Матчлар Чистай хоккейчылары файдасына эре исәп белән тәмамланды

Хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уеннары дәвам итә.

Аларда Боз спорт сараеннан "Кара пантера" командасы да уңышлы катнаша. Анда тренер Антон Даниловта шөгыльләнүче 2001 елгы балалар уйныйлар.
Соңгы матчларның берсе өйдәге бозда узды. Җәлил поселогыннан "Яшьлек" командасы белән уен безнең файдага 8:0 исәбе белән тәмамланды.
Икенче көнне яшь хоккейчылар үз остазлары белән Кукмарага бардылар һәм анда да бик яхшы уйнадылар. Матчның исәбе - 2:11. Өйдәге диварлар җирле хоккейчыларга ярдәм итмәде, җиңүне кунаклар алып китте.
Бу ялларда малайлар­ның тагын ике җаваплы очрашуы була һәм икесе дә өйдә түгел. Чистайлыларга Байлар Сабасы поселогы һәм Казан спортчылары белән уйнарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев