Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Күрмәүчеләр өчен өстәл теннисы

Шәһәрдә беренче тапкыр күрмәүчеләр өчен өстәл теннисы ярышлары узды.

Карап торышка традицион өстәл теннисы уены белән охшаш булса да, кагыйдәләр монда, әлбәттә, башка. Шуларның берсе - барлык катнашучылар да тигез шартларда булсын өчен, бәйләнгән күзләр белән уйнау, алар бары тик тавышка ориентлашалар. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай бүлеге вәкиле, спорт буенча инструктор Сергей Тарасов - Мәскәүдә күрмәүчеләр өчен өстәл теннисына өйрәтү программасын узган республикада бердәнбер кеше. Ул физик культура һәм спорт чаралары белән күрү буенча инвалидларны реабилитацияләү буенча махсус курсларга җибәрелгән булган, яңа идеяләр белән илһамланып, безнең шәһәрдә дә шундый ук ярышлар уздыру теләге белән кайткан. Теләгенең тормышка ашуын озак көтәргә туры килмәгән, бу эштә аңа шәхси эшмәкәр Нияз Шакиров ярдәм иткән, аның яхшы эшләре, мәрхәмәтлелеге турында күпләрнең ишеткәннәре бардыр.
Аның ярдәме белән бездә, республикада әлегә бердәнбер кирәкле инвентарь бар, - дип сөйли Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге рәисе Рифкатъ Гардиев. -Ул аны сатып алырга, китерергә, җыярга ярдәм итте һәм хәзер даими шөгыльләнү һәм уйнау мөмкинлеге бар.
Сүз уңаенда, Рифкатъ Гәрәйхан улы үзе әлеге ярышларда класс күрсәтте, беренче урын яулады. Шуңа карамастан, аның энергиясенә, тормыш яратучанлыгына, активлыгына һәркем кызыгырлык, шуның өстенә ул әле интеллигентлы, талантлы кеше дә. Ир-атлар арасында икенче, өченче урыннарны шул рәвешчә, Сергей Тарасов (тренер, үзе дә уйнады), Александр Григорьев яуладылар. Хатын-кызлар арасында призерлар өчлегенә Гөлназ Якупова, Валентина Хөснетдинова һәм Светлана Миннекиева керделәр. Иң өлкән катнашучыга 68 яшь, ә иң яшенә - 28 яшь иде. "Уен кызык, мавыктыргыч, һәрвакыт киеренкелектә тота", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Александр Григорьев.
Узган ел алар 300 мең сумлык ТР Икътисад министрлыгы грантын оттылар, - ди Рифкатъ Гардиев, - бу безгә тренажер, лицензияле программ тәэмин итү һәм күрмәүчеләр өчен сөйләү программасы белән җиһазландырылган 3 компьютер алу мөмкинлеге бирде. Хәзер шәхси компьютердан файдалану мөмкинлеге бар, теләге булган һәркем анарда эшләргә өйрәнергә мөмкин. Педагоглар Александр Черников, Александр Григорьев һәм мин өйрәнергә теләүче һәркемнең теләген канәгатьләндерергә әзер.
Иң мөһиме, күрү буенча инвалидлар бернәрсәдән дә читтә калмасыннар, вакыйгаларга карата пассив булмасыннар, күбрәк активлык күрсәтсеннәр иде. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге җитәкчелеге теге яки бу чараны оештырып нәкъ шул максатны күз уңында тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев