Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиде беренче урын алдылар

Инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча республика чемпионатында чистайлылар беренче урынны алдылар.

Азнакайга 19 команда килде. Спортчылар йөгерүдә, ядрә атуда, озынлыкка сикерүдә, инвалидлар коляскасында узышуларда көч сынаштылар. Җиңүчеләр ир-атлар арасында да, хатын-кызлар арасында да билгеләнде. Аларның һәрберсе җыелма команданың уртак өлешенә үз өлешләрен керттеләр. Александр Шартов, Ирина Горелова, Елена Гатина, Светлана Миңнекиева, Зөфәр Гатин, Павел Ленчик, Ләйсән Шәрифуллина, Николай Вавилов инвалидлар җәмгыяте командасы составында шәһәр данын якладылар. Уңышлы чыгыш ясадылар, барлыгы 10 медаль алып кайттылар, шуларның җидесе беренче урын өчен. Нәтиҗәдә, чистайлылар 454 очко җыйдылар, көмеш призерларны үзләреннән күпкә артта калдырдылар. Икенче урынны алган алабугалылар 90 очкога артта калдылар. Бу чыннан да зур уңыш. Шулай дәвам итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев