Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңү - чистайлыда

Яр Чаллының "Олимпийский" спорткомплексында узган дзюдо буенча 26нчы Бөтенроссия турнирында 90 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә чистайлы Рафаэль Минабетдинов җиңү яулады.

Татарстан Республикасы, Башкортостан шәһәрләреннән, шулай ук Россиянең 13 шәһәреннән 400гә якын кеше әлеге ярышларда катнашты. Спорт комплексында ярышлар ике көн дәвам итте. Әйтергә кирәк, күп нәрсәдә тренерларың һәм җанатарларның өмете акланды. Яшьләр яхшы әзерлек дәрәҗәсе һәм һөнәри осталык күрсәттеләр. Күп кенә ярышларда җиңү турындагы сорау өстәмә вакытта хәл ителде.
"Татарстан йолдызлары" дзюдо ветераннары чыгышы турнирның бизәгенә әверелде. Осталар республиканың гамәлдәге спортчылары белән очраштылар. Яшь буынга карарлык һәм үрнәк алырлык нәрсәләр бар иде.
Яшүсмерләр арасындагы турнирда Чистай спортчылары да катнашты. Бигрәк тә "Батыр" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Рафаэль Минабетдиновны билгеләп үтәсе килә. Ул 90 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә финалга чыгу өчен беренче ярышта Пермьнән килгән спортчыны җиңде. Төзен авырттыруга да карамастан, финал өчен көрәштә Уфадан килгән көчле спортчыны ярыш бетәргә 20 секунд калганда җиңде. Ә финалда Рафаэль Яр Чаллыдан элеккеге көндәше белән очрашты. Тезенең авыртуы аңа тулы көчкә көрәшергә комачаулады, шулай да өстәмә вакытта ул җиңү яулады һәм беренче урынны алып көрәшнең әлеге төре буенча осталардан уңай бәя алды.
Чын күңелдән аңа һәм барлык спортчылары­бызга сәламәтлек, уңыш­лар, төрле дәрәҗә­дәге турнирларда җиңү­ләр телибез. Сезон әле башлана гына, алда бик күп төрле турнирлар һәм ярышлар. Тренерлар һәм ата-аналар спортчылардан матур көрәш һәм бары тик җиңү генә көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев