Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Эшлиләр дә, актив ял да итә беләләр

«Лидер» спорт комплексында Татарстан Республикасының газлаштыру, энергияне сак тоту технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү республика фонды предприятиеләре һәм капиталь төзелеш, инженерлык челтәрләре һәм энергияне сак тоту технологияләрен үстерү идарәсе командалары арасында волейбол буенча корпоратив турнир булып узды.

Компания өчен ярышлар үткәрү максатында спорт залында җыелу күркәм гадәткә әверелде. Газлаштыру фонды генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов ярдәме белән ел саен ярышлар үткәрелә.

Җиңүче исеме өчен Азнакай, Яшел Үзән, Лениногорск, Мамадыш, Нурлат, Чистай районнары командалары көч сынашты.

Ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов сәламләде.

Район башлыгы Дмитрий Иванов һәм шәхсән үз исеменнән ул спортчыларны Чистай җирендә турнирны ачу белән котлады.

– Спортка, сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар биргәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә. Уен гадел, кызыклы булыр дип ышанам. Командаларга уңышлар телим. Иң көчле команда җиңсен! – дип билгеләп үтте Константин Валентинович.

Ярышларны оештыручылар һәм анда катнашучылар хөрмәтенә «ТР капиталь төзелеш идарәсе» АҖ генераль директоры урынбасары Равил Зиннәтуллин җылы сүзләр җиткерде.

– Без дүрт ел элек салган традициягә тугры калуыгыз бик шәп. Моның белән сез киләчәк буынга үрнәк күрсәтәсез, эш белән генә мәшгуль булмыйча, спорт белән шөгыльләнү, актив ял итү өчен дә вакыт таба алуыгызны исбат итәсез, – дип ассызык­лады Равил Галим улы.

Турнирны ачу тантанасыннан соң катнашучылар судьялар өстәле янына ашыктылар, анда җирәбә салу узды. Төркемнәргә бүленеп, командалар уенга әзерләнә башлады. Җанатарлар үз командаларының чыгуын түземсезлек белән көттеләр.

Беренчелек өчен көрәш ике төркемдә барды. Беренче төркемдә финалга чыгу өчен Лениногорск, Мамадыш, Нурлат районнары, икенчесендә – Азнакай, Яшел Үзән һәм Чистай районнары командалары көч сынашты.

Уен башланыр алдыннан үткән әзерлек күрсәткәнчә, барлык командалар да җиңәргә килгәннәр һәм һәр очко өчен көрәшергә әзерләр.

Спорт ярышларының беренче минутларыннан ук беренчелек өчен кис­кен көрәш башланды. Тупны ышанычлы бирүләре һәм кабул итүләре, уйланган һөҗүм һәм хәйләле борылышлар – боларны җанатарлар гына түгел, ә башка командаларда катнашучылар да тын алмыйча күзәттеләр.

Волейбол – спортның команда төре, катнашучылар бердәмлекне һәм үзара аңлашуны күрсәттеләр. Алар бергә һәр уңышка шатландылар һәм бер-берсенә ярдәм иттеләр.

Үлчәүләр касәсе әле бер якка, әле икенчесенә авышты. Катнашучылар төрле ысуллар белән үз мәйданчыкларына туп төшермәскә тырыштылар.

Финал уеннары дулкынландыргыч булды, алар турнирда җиңүчеләрне билгеләде. Кискен көрәш нәтиҗәләре буенча Мамадыш җылылык челтәре предприятиесе командасы алдынгы булды. Икенче урынга Чистай җылылык челтәре предприятиесе командасы лаек булды. Өченче урында – Лениногорск командасы.

Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев