Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Дистәләгән чистайлы ярышларда актив катнашты

Шимбә көнне иртә белән шәһәрнең актив гражданнары Бөтенроссия чаңгы марафонына кушылу өчен «Татнефть-Олимп» стадионында очраштылар.

Җиңү өчен көрәшергә төрле яшьтәге чистайлылар: яше- карты килде. Беренче булып мәктәп укучылары, аннары студентлар, соңрак шәһәрнең предприятие һәм оешма хезмәткәрләре көч сынашты.
Шунысы сөендерә: спорт ярышларына тәҗрибәле спортчылар гына түгел, яңалары да килде. Чаңгы спортыннан ерак булган тамашачыларга да катнашучылардан күтәренке кәеф күчте сыман...
Старт алдыннан катнашу­чыларның дулкынланулары сизелеп торды. Тренерлар төрле яклап спортчыларга ярдәм иттеләр, кайнар чәй эчерделәр, җиңүгә өметләндерделәр һәм киңәшләрен бирделәр.
Тантаналы музыка астында ярышта катнашучылар мактаулы кунакларны сәламләү һәм ярышлар регламенты белән танышу өчен бер сафка тезелделәр.
- Шундый ярышлар ярдә­мендә Чистайда яңа спорт йолдызлары барлыкка килә. Чаңгыга никадәр ешрак бассагыз, нәтиҗәләрегез шуның кадәр яхшырак һәм югарырак булыр, - дип катнашучыларга мөрәҗәгать итте 1нче территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Валерий Ваганов. - Барыгызга да җиңүләр телим.
Чаңгы трассасында чын ярышлар башланды. Спортчылар чаңгыларын һәм таякларын да югалттылар, егылдылар, әмма бирешмәделәр, финишка кадәр килеп җиттеләр. Берсе артыннан берсе катнашучылар төркемнәре ярышка әзерләнде. Салкын һава да аларны куркытмады.
Менә финишка җиңүче­ләрнең беренче төркеме килде. Болар шәһәр һәм район мәктәпләренең спорт сөюче 7-9 сыйныф укучылары.
Әлеге йөгерүдә Луч мәктәбе укучысы Анастасия Плотниковадан азрак кына калышып Түбән Кондратадан Виктория Егорова икенче булып килде. Әлеге кыз чаңгы белән абыйлары үрнәгендә кызыксына башлаган. Әлеге спортчы ярышларда бер генә катнашмый инде. Шулай ук аның яулаган медальләре дә бер генә түгел.
- Бу кызыклы спорт төре генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше дә, - ди Вика.
Укучысының уңышына ихластан сөенүчеләрнең берсе аның физкультура укытучысы Федор Архипов. Викториянең призлы урынында аның өлеше зур.
- Балалар белән без бер ел гына шөгыльләнмибез. Ел саен аларның нәтиҗәләре яхшыра бара, - дип билгеләп үтте Федор Иванович. - Шунысы кызганыч, хәзер балаларның төп шөгыле булып спорт һәм актив яшәү рәвеше түгел, ә компьютер тора.
Ә менә малайлар арасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүче булып 4нче мәктәп укучысы Иван Гобәев танылды. Әлеге төркем артыннан ярышта өлкән сыйныф укучылары көч сынашты. Шулай итеп, 10-11 сыйныф укучылары арасында иң яхшы нәтиҗәләрне Луч мәктәбе укучысы Аделина Сәйфетдинова һәм 3нче гимназиядән Динар Хәйретдинов яулады.
Урта һәм югары уку йортлары арасында күппрофильле көллият студенткасы Анна Ильина һәм Тимирясов исемендәге КИУ ның Чистай филиалы студенты Николай Абаев җиңү яуладылар.
Ярышларның алдагы этабы булып предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең йөгерүе булды. Беренче булып хатын-кызлар арасында «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Яна Махалова җиңү яулады. Ир-атлар арасында ФСИН хезмәткәре Антон Кириллов беренче булып килде. Әлеге яшь кеше чаңгы узышларында ун елдан артык катнаша. Ул республикада күп тапкырлар җиңү яулады, ел саен призлы урыннар ала.
- Сезон җитү белән мин чаңгы узышларында катнашам. Бу азарт кына түгел, ә вакытыңны спортка багышлаган кешеләр арасында күңелле итеп үткәрү, - дип безнең белән уртаклашты Антон. - Быел ярышларның яхшы оештырылуы шатландырды. Катнашучылар өчен уңайлы шартлар тудырылган: җылы чишенү урыннары, ял итү урыннары оештырылган.
Алдарак чаңгы трассасын ветераннар - иң тәҗрибәле һәм акыллы катнашучылар сокландырды. Галина Комиссарова һәм Владислав Гордеев иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәттеләр.
Ярышлар предприятие һәм оешма җитәкчеләре арасында узышлар белән тәмамланды. Бу төркемдә алдынгылар арасында өчлекне муниципаль районның спорт бүлеге начальнигы Владимир Толоконников җитәкләде.
«Татарстан чаңгы - 2018» эзе­нең иң күңелле мизгеле булып җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Горурлык һәм ихлас елмаю белән пьедесталга әлеге сезонның иң яхшы спортчылары күтәрелде. Җиңүгә ирешә алмаучылар да төшенкелеккә бирелмәде, чөнки киләсе ел ярышларына кадәр шактый вакыт бар әле, ныклы әзерлек алгач, кем белә, алар да Чистайда чаңгы спортының яңа йолдызларына әверелер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай