Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайлылар финалда

    Шахмат һәм шашка буенча IV республика турнирының зона этабында Чистай спортчылары җиңүчеләр булдылар, алар сигез район вәкилләрен уздылар.

    Әлеге ярышлар "Россиянең пенсионерлар союзы" Бөтенроссия җәмәгать оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге канаты астында уздырыла. Безнең команда финалда Кама аръягы исеменнән чыгыш ясый, ул ноябрь аенда Казанда узачак. Шахматчылар Вил Хисамов, Людмила Куршакова, Николай Шабаев, шашкачылар Владимир Иванов һәм Валентина Солдатова шәһәр данын якладылар, алар 35 балл җыйдылар. Икенче урында Спасс районы командасы (22 балл), өченче урында алексеевскилылар -20 балл.
    Җиңүчеләр Мактау грамоталары, медальләр, призлар белән бүләкләнделәр, аларны Пенсия фонды идарәсе тәкъдим итте. Призерлар тиешле дәрәҗәдәге грамоталар һәм медальләр белән билгеләп үтелделәр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: