Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чистай “Әнәс” мәчете призына армрестлинг буенча Бөтенроссия турнирын кабул итте

Өченче тапкыр инде Чистай "Әнәс" мәчете призына армрестлинг буенча Бөтенроссия турнирын кабул итте.

Бу юлы илебезнең төрле төбәкләрен­нән - Ульяновскидан, Башкортстаннан, Чувашиядән, Волгоград, Чиләбе, Саратов өлкәләреннән, Чечнядан, Дагыс­таннан ике йөздән артык кеше әлеге ярышларда катнашу теләге белдерде. Аларның кайберләре төрле абруйлы ярышларда турнир хуҗалары белән беренче тапкыр гына очрашмыйлар.
Хәзерге вакытта армспорт буенча Чис­тай мәктәбе республикада иң көчле мәктәп булып тора, моны җиде тапкыр дөнья чемпионы Лилия Хәмидуллина да ассызыклап әйтте. Җаваплы турнирлар, беренчелекләр, чемпионатлар нәтиҗәләре буенча да моңа ышанырга мөмкин.
Кайчандыр Россиянең атказанган тренеры Фоат Уразгильдиев барысын да нульдан башлады. Ул спортның әлеге төре буенча чын осталар тәрбияләде, алар арасында кызы Венера да бар. Бүген Венера Уразгильдиева армрестлинг буенча дөнья чемпионы, халыкара категориядәге судья, үзе дә тренерлык эше белән актив шөгыльләнә.
Турнирны ачу тантанасында якташлары, кунаклар алар адресына иң җылы сүзләрен белдерделәр. Алар арасында Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре, Чистайның дин эшлеклеләре дә бар.
-Без сезнең барыгызга да шәһәребезгә килгәнегез, турнирны оештыручыларның тәкъдименә җавап биргәнегез өчен рәхмәт белдерәбез, - диде катнашучыларны сәламләп Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов. - Сез инде хәзер үк җиңүчеләр, чөнки спорт белән шөгыльләнәсез, сәламәтлегегезне ныгытасыз, сезнең тормышыгызның мәгънәсе, менә дигән мавыгуларыгыз бар. Спорт дуслыгыннан да көчлерәк нәрсә юктыр ул.
Бөтенроссия турнирын төп оештыручы булып Тәлгать Әхмәтҗанов тора, хәзерге вакытта ул Казанда Чистай якташлыгына җитәкчелек итә, нәкъ менә ул үз акчасына "Әнәс" мәчетен төзеде, аңа иң якын, кадерле кешесе, әтисенең исемен бирде. Аның ярдәме белән әлеге дин учреждениесе имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов җитәкчелегендә күп кенә хәйрия акцияләрендә катнаша, спорт чараларын оештыру инициаторы булып тора. Мәчет каршында үз футбол командасы оешу да күп нәрсә турында сөйли, команда республика чемпионатының беренче лигасында уйный һәм, билгеле инде, Тәлгать Әнәс улы Чистайда армспортны үстерү өчен күп нәрсә эшләде һәм яшьләр арасында абруй яуласын өчен эшләвен дәвам итә.
Безнең яшьләрнең төрле дәрәҗәләрдәге ярышларда осталык­ларын күрсәтү мөмкинлеге бар. Ә армрестлинг буенча "Әнәс" мәчете призына турнир үзе елдан-ел киңәя, катнашучылар географиясе, аларның саны арта бара.
Менә Зелимхан Исмаиловка да Кама буендагы шәһәргә килеп җитү өчен ерак араны узарга туры килгән. Ул үзе әлеге турнирда көрәшергә булган.
-Һәр ярыш - үзенә күрә тәҗрибә ул, - ди Чечнядан килгән студент. - Минем дә әлеге турнирда катнашасым килде һәм менә килдем. Барысы да бик яхшы оештырылган.
Зелимхан - титуллы спортчы, быел сул кулда көрәшү буенча илебез чемпионатында (90 килограммга кадәр үлчәү категориясендә) ул икенче урынны алды. Хәзер аңа Европа чемпионатында җиңүне беркетергә кирәк.
Магомед Феремазов, Эльдар Алискендаров, Дагыстан:
-Чистайда мәчет призына турнир уздырылуын белгәч, без анда катнашырга булдык. Ислам бер-берең белән тынычлыкта, үз-үзең белән гармониядә яшәргә, сәламәтлек турында кайгыртырга өйрәтә.
Әлеге яшүсмерләрнең икесенең дә абруйлы җиңүләре бар. Эльдар яшьләр арасында өч тапкыр Россия чемпионы, уң кулда көрәшү буенча илебез чемпионатында өченче урынны алды. Магомед уң кулда көрәшү буенча илебез чемпионатының бронза призеры булды. Егетләр әлеге турнирда да үзләрен лаеклы күрсәттеләр.
Әлеге спорт бәйрәмендә танылган спортчылар бик күп иде, аларның кайберләре җиңү өчен көрәште, икенчеләре исә судья сыйфатында чыгыш ясады. Ярышлар кызганнан кызды, һәрберсе күңелендә Чистайдан приз­лы урын белән китәргә хыялланды. Хуҗалар үзләре дә, һәрвакыттагыча, лаеклы көндәшләр булдылар. Аларның уңышлары шатландыра. Үз үлчәү категорияләрендә хатын-кызлар арасында, һәрвакыттагыча, Виктория Воронина һәм Виктория Гаранина җиңүчеләр булдылар. 18 яшькә кадәрге кызлар арасында Мактау пьедесталын Чистай спортчылары: шул рәвешчә Екатерина Малькова, Адилә Фазалова, Ксения Зорянкина алдылар. 65 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Валерия Марьенкова җиңде. Ир-атлар арасында (85 килограммга кадәр) беренче урынны Алексей Румянцев алды. Призерлар арасында безнең Салават Кадыйров та бар. Ә дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры Иван Матюшенко абсолют үлчәү категориясендә чемпион дип табылды.
Радик Камалов, халыкара класслы спорт мастеры, Чистай:
-Турнирны оештыру дәрәҗәсе бик югары, барысы да вак-төягенә кадәр уйланылган. Хәтта медальләр дә "Әнәс" мәчете символикасы белән махсус эшләнгәннәр. Балалар өчен түбәнрәк өстәлләр куелган, алар да кул көрәшендә катнашып көчләрен сынадылар. Концерт программасы да булды, спортчылар рәхәтләнеп ял иттеләр. Үз үлчәү категорияләрендә җиңгән барлык җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр. Бүләкләр дә әйбәт иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев