Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бокс буенча безнең җыелма команда җиңде

Бокс буенча шәһәребезнең җыелма командасы Түбән Камада матч очрашуларында хуҗаларны 5:2 исәбе белән җиңде.

Ә аңа кадәр, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе призына чираттагы турнир вакытында, иң көчле ун боксчы ачыкланды. Шуларның җидесе җыелма команда составына керде. Очрашуны иң яшь спортчылар Семен Корнилов белән Кирилл Степанов ачтылар. Дулкынланулары аларга ышанычлы чыгыш ясарга комачаулык итте ахрысы, алар көндәшләренә җиңелделәр. Аннан соң рингка Саша Корнилов чыкты һәм үз җиңүе белән команданы дәртләндерде. Ленар Мифтахетдинов шулай ук командага уңыш китерде. Рәсим Хәйруллин беренче раундны ышанычлы башламаса да, соңыннан ул үз көчен туплап, көндәшен җиңде.
Айрат Сафин киеренке көрәштә командага очко яулый алды. Ә Айдар Лотфуллин беренче раундта ук өстенлек күрсәтеп, бишенче - җиңү очкосын яулады. Булдырдыгыз, малайлар! Ленар Мифтахетдинов, Айдар Лотфуллинга Баулыда узачак бокс буенча Бөтенроссия турнирында да уңышлы чыгышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев