Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балалар футболына аерым игътибар

«Татнефть-Олимп» стадионында «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорт»ы федераль проекты кысаларында «Ишегалды футбол»ы ярышларының республика этабы финалы узды.

Турнирны ябу һәм җиңүче­ләр­не бүләкләү тантанасының мәртәбәле кунаклары арасында Россия Федерациясе Федераль җыенының Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасындагы «Балалар спорт»ы федераль проекты координаторы Ольга Павлова, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров, Чис­тай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, Татарстан Республикасы футбол федерациясе рәисе Александр Гусев, республиканың мәктәп футбол лигасы директоры Вадим Янгиров, «Рубин» футбол клубы уенчылары Алексей Городовой һәм Камил Закиров бар иде.

Ишегалды футболы фестивале бер үк вакытта РФның 56 субъектында үткәрелә. Бу җәйдә ул муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендәге меңнән артык локаль ярышны берләштерде һәм Россиядә ишегалды футболы буенча иң күләмле турнир булды.

– Республикада ун меңнән артык малай һәм кыз оешкан төстә футбол уйный. Әмма быел беренче тапкыр «Ишегалды футбол»ы дигән яңа турнир барлыкка килде. Яшь футболчыларны футбол уйнаганнары һәм аны яратканнары өчен аерым билгеләп үтәсем килә. Без алардан профессиональ футболчылар үсәр дип ышанабыз һәм көтәбез, – дип ассызыклады ТР футбол федерациясе рәисе Александр Гусев.

Моннан элегрәк, июнь-июль айларында, муниципаль этаплар узды, анда 2 меңнән артык кеше катнашты. Ярышларда балаларның яшәү һәм уку урыны буенча формалашкан, шулай ук җәйге лагерьлар һәм балаларның башка ял итү урыннары базасында оештырылган командалар катнашты. 

Безнең шәһәр төбәк финалын үткәрү урынына әверелде. Алексеевск, Чирмешән, Зәй, Минзәлә, Нурлат, Бөгелмә, Буа, Әлки, Мамадыш, Чистай, Яшел Үзән һәм Казан командалары иң яхшы исеме өчен көч сынашты.

«Татнефть-Олимп» стадионы футбол кырында кызу көрәш җәелдерелде. Башта командалар төркемнәрдә уйнадылар. 1-4нче урыннар өчен уеннар ярышларның кульминациясенә әверелде. Футбол кырында Казан, Бөгелмә, Минзәлә һәм Чистай командалары очрашты. Җанатарлар уенчыларны дәртләндереп торды, тренерлар үз үгет-нәсыйхәтләрен бирде, ә киеренкелек арта барды. Чөнки командалар, мактаулы җиңүче исеменнән тыш, 27 августтан 1 сентябрьгә кадәр Санкт-Петербургта узачак ярышларның Бөтенроссия финалында Татарстан Республикасы данын яклау хокукы өчен дә көрәштеләр.

Мавыктыргыч һәм киеренке уеннар нәтиҗәләре буенча иң яхшылар билгеләнде. Өченче урынга Бөгелмә командасы лаек булды.  Ә менә җиңүчене тиз генә ачыклап булмады. Пенальти сериясеннән соң гына Минзәлә командасы җиңү яулады. Кыр хуҗалары бераз калышты: Чис­тай командасы икенче урында. 

– Төп бурыч өчлеккә генә булса да эләгү иде. Егетләр характер, ихтыяр көчен, осталыкларын күрсәттеләр һәм җиңүгә ирештеләр, – ди Минзәлә командасы тренеры Рөстәм Саранов. 

– Бик авыр булды, күпләр имгәнүләр белән уйнарга чыкты. Финал уены аеруча авыр булды. Җанатарларыбызның бирегә килә алмаулары да тәэсир итте. Әмма команда рухы, үз-үзебезне кулга алуыбыз аркасында без җиңдек, – диләр Минзәлә командасы уенчылары.

– Бик шәп турнир булды. Оештыручыларга, катнашучыларга матур уен күрсәткәннәре өчен рәхмәт! Әлбәттә, иң көчле команда җиңде. Минзәлә командасын лаеклы җиңүе белән котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов.

– Хәзер балалар футболына игътибар бирелүе сөендерә. Иң мөһиме – мәктәп каникуллары вакытында балалар мәшгуль. Ишегалды футболы үзенә күрә нинди дә булса махсус шартлар таләп итми, һәр яшүсмер үзен күрсәтә ала. Биредә спортның бу төрен яратучы егетләр һәм кызлар җыелды, – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Федераль җыенының Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге «Балалар спорт»ы федераль проекты координаторы Ольга Павлова. – Проект өметләрне аклады, без юлның башында. Әмма камиллекнең чиге юк. Киләсе турнир тагын да кызыграк булыр дип уйлыйм. 

– Бу фестивальдә катнашучы барлык балалар җиңүчеләр, чөнки рес­публика финалында үз районыңны тәкъдим итү – зур дәрәҗә. Минзәлә командасын җиңүе белән котлыйм һәм Санкт-Петербургта уңышлы чыгыш ясауларын һәм республикабызны лаеклы тәкъдим итүләрен телим. Без барыбыз да сезнең өчен җан атачакбыз, – диде ТР спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров.

Җиңүчеләр һәм призерлар мәртәбәле кунаклар кулыннан лаеклы бүләкләр алдылар. Шулай ук ярышларда үзләрен күрсәткән уенчылар да аерым билгеләп үтелде.

Иң яхшы капкачы дип Минзәлә командасы уенчысы Динар Идиятуллин танылды. Иң яхшы сакчы – Чистай егете Ислам Имамиев. Ярышларның иң яхшы һөҗүмчесе – Бөгелмәдән Ильяс Магулов. Махсус бүләкне Минзәлә командасы вәкиле Аделина Фәрраховага бирделәр, бу егетләр белән беррәттән кызлар да уйнаган бердәнбер команда.

Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга уңышлар һәм зурдан-зур җиңүләр телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев