Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Алдагы маршрутлары – Польша һәм Бразилия

Армрестлинг буенча Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясаган Чистай спортчыларын Мәңгелек ут янында тантаналы төстә каршы алдылар.

Чемпионатта Татарстан командасы (аның составында 23 кеше чыгыш ясады) лаек булган биш медальнең бары берсен генә Яр Чаллыга алып киттеләр. Дүрт медаль безнекеләрдә, афәрин! Ә бу җаваплы ярыш иде, анда җиңү Европа чемпионатына юл ача. Быел иң эре ярышларның берсе булган Россия чемпионатында илебезнең 45 төбәгеннән 600гә якын спортчы кул көрәшендә катнашты. Шундый көчле көндәшлек шартларында танылган, көчле спортчылар арасында яулаган уңышлары аеруча зур. Бу тагын бер тапкыр Россиянең атказанган тренеры Фоат Уразгильдиев җитәкчелегендәге мәктәпнең республикада иң яхшы булуын раслый. Сүз уңаенда, моңа барлык абруйлы ярышлар нәтиҗәсе буенча да ышанасың. Быел безнең җиде спортчыбыз Россиянең җыелма командасы составында Польшада һәм Бразилиядә үтәчәк беренчелекләрдә һәм чемпионатларда илебез данын яклаячаклар.
-Безнең армспорт мәктәбе тарихында моның булганы юк иде әле, спортчыларыбыз югары танылуга ирештеләр, - дип сөйли горурлык белән үзендә тәрбияләнүчеләр турында Фоат Әнвәр улы, ә монда аның өлеше зур. Аның ярдәме белән спортның әлеге төре шундый киң танылу алды һәм яшь чистайлылар арасында абруй яулады. Ул аны югары дәрәҗәгә күтәрә алды. Чистай исеме төрле рангтагы ярышларда яңгырый.
Тантанада катнашкан "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов шулай ук команданы һәм аның тренерын хезмәтләре, җиңүләре белән кайнар котлады.
Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы студенты Антон Наумов сул кулда көрәшү буенча беренче урынны алып, абсолют чемпион булды. Виктория Воронина (шул ук вузда укый) февральдә Россия беренчелегендә җиңде, юниор вакытында ул өлкәннәр арасында ил чемпионатында уңышлы чыгыш ясады: икенче нәтиҗәне күрсәтте. Кыз Чиләбедән килгән атказанган спорт мастеры, берничә тапкыр Европа чемпионы һәм дөнья призеры булган спортчыны җиңде. Шулай ук Радик Камалов, Алексей Румянцев үз үлчәү категорияләрендә икенче урынны алдылар. Танылган спортчыбыз, дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры Венера Уразгильдиева Россия чемпионатына судья сыйфатында чакырылган иде. Узган ел ул Казахстанда булган дөнья чемпионаты вакытында халыкара категорияле судья исеменә имтиханны уңышлы тапшырды. Быел Мәскәүдә Венера Россиядә иң яхшы судья дип танылды. Аңа А1 бөтендөнья турнирында судья буларак катнашу турында тәкъдим керде, ул июльдә булачак. Безнекеләрне белегез дип бар дөньяга кычкырасы килә.
-Тантаналы очрашу оештырган өчен барысына да бик зур рәхмәт, бу бик күңелле һәм дулкынландыргыч, - диде Венера Уразгильдиева җыелучы якташларына мөрәҗәгать итеп. - Сезнең ярдәмегез безгә көч бирә, яңа уңышларга өметләндерә. Без бергә күп нәрсә булдырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев