Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

А. Шабаев истәлегенә турнир

Танылган педагог А.В. Шабаев хөрмәтенә багышланган турнир Балалар һәм яшьләр иҗат йортында булды.

Анда барлыгы 85 чистайлы катнашты, бөтен яшь категориясен­дәге спортчылар, мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр көч сынашты. Турнир уенны популярлаштыру, яшь шахматчыларның осталыгын арттыру максатында һәм яраткан эшенә 30 елдан артыграк гомерен биргән остаз хөрмәтенә үткәрелде.
Кече мәктәп яшендәге балалар аеруча күп булды. Биредә малайлар арасында Булат Ишков, Мөслим Насыйров, Артур Гайнетдинов җиңү яуладылар. Кызлар арасында Лиза Грачева, Алинә Хәмзина, Катя Прусакова беренче булдылар. Өлкәнрәк мәктәп укучылары арасында Кирилл Акифьев, Никита Доброхотов, Роман Григорьев котлаулар кабул иттеләр. Өлкәннәр арасында беренче урынны Илфат Мәгыйзов алды, икенче урында Илнур Шәмсетдинов, өченче урында Антон Трифонов.
"Ветераннар һәм А. Шабаевның укучылары" номинациясендә Владимир Иванов һәм Илдар Белаев иң яхшылар булдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар Мактау грамоталары, медальләр һәм турнир иганәчесе Петр Ильдимировның призлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев