Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

4:0 исәбе белән җиңделәр

1 июльдә үзәк стадионда "Труд" (Чистай) һәм "Нефтехимик" (Нижнекамск) командалары арасындагы узган ярыш 4:0 исәбе белән тәмамланды (беренче тайм нәтиҗәсе - 1:0).

Безнең команда составында Павел Гуляков, Михаил Храмов, Роман Васькин, Игорь Сергеев, Эдуард Җаббаров, Александр Фролов, Роберт Мифтахетдинов, Артем Козырев, Андрей Андронов, Станислав Гомонов, Сергей Матвеев чыгыш ясады.Алышынырга Вячеслав Леванов, Артем Пермяков, Артур Шилов, Сергей Петрухин чыктылар. Беренче таймда исәпне Роман Васькин ачты, икенчедә дубль ясады, шулай ук Андрей Андронов та аерылды. Станислав Гомонов йомгаклау голы кертте. Бу безнең командага ТР чемпионатында футбол буенча югары лигада җиденче урыннан алтынчы урынга күтәрелү мөмкинлеге бирде.
8 июльдә, 17 сәгатьтә ТР Кубогының ¼ финалының икенче уены булачак. Без "СДЮШОР-14" командасын кабул итәбез, алар белән Казанда беренче матчта 1:1 исәбенә уйнадык. Безнекеләрне якларга килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев