Татарстанда балалы гаилә урманнан үзләре җыеп кайткан гөмбәләрне ашаганнан соң дәваханәгә эләккән
Кәрзингә майлы һәм ал гөмбә белән бергә ялгышып иң агулы гөмбәләрнең берсе булган агулы аксыл гөмбә эләккән.
Кичке аштан соң гаиләнең барлык әгъзалары да хәлләренең кискен начараюын сизгәннәр һәм дәваханәгә озатылганнар.
Кискен агуланулар бүлеге мөдире, Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина сүзләренә караганда, хатын-кызның хәле авыр, ул реанимациядә. Ир-атның хәле тотрыкланган, аны гадәти палатага күчергәннәр. Бала шулай ук реанимациядә, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.
Чыганак: Татар-информ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев