Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җыр безнең күңелләрне яулады

Чистай сәхнәсенең энҗе бөртеге - Яшьләр үзәге каршында эшләүче сәгать заводының сугыш һәм хезмәт ветераннары хоры 30 еллык юбилеен билгеләп үтә, алар хаклы рәвештә халык исемен йөртәләр.

Барысы да нәрсәдән башланды, хор советы рәисе Валентина Галләмова белән шул турыда сөйләшәбез. Сәгать заводының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы хорны оештыру инициаторы булдылар, хорның беренче җитәкчесе Любовь Смирнова, ә концерт­мейстер Татьяна Жданова.
- Ул мәнфәгатьләр буенча клуб буларак барлыкка килгән иде. Җыр яратучы бер төркем кешеләр бергә җыелып вакытны файда белән үткәрергә, сәгатьчеләрнең мәдәният учреждениесендә еш була торган чараларда катнашырга булалар. Коллектив оешуның беренче адымнарыннан ук, иҗат берләшмәсенең мөмкинлекләре һәм перспективалары зур булуы күренә. Яратып өлгергән артистларны гомумшәһәр бәйрәмнәре программаларына кертә башлыйлар. Абруй яулавы нәтиҗәсендә аңа күбрәк тартылалар. Әкренләп клуб үз рамкаларыннан чыга һәм тулы мәгънәдә сугыш һәм хезмәт ветераннары хорына әверелә.
- Утыз ел бик күп ул, ә аңа нигез салучылар кемнәр?
- Миңа хорда катнашучы­ларның исемнәрен атау күңелле, алар әле үзләренең оптимизмы белән, чын сәнгатькә хезмәт итү үрнәге күрсәтеп бүген дә хорда җырлауларын дәвам итәләр. Болар - Лидия Пажаева, Лидия Баранова, бездә ике сугыш ветераны бар: Борис Корнев һәм Михаил Зельдис.
- Хор ул берничә тавышның бергә кушылып яңгыравы, шуның белән бергә солистлар да бар, шундый җаваплы роль кемгә бирелгән?
- Болар - Владимир Куропаткин, Владимир Назаров, Зоя Галиева, Галина Корбикова, Ольга Макарова.
- Коллективта ничә кеше һәм яшь составы нинди?
- Төрле елларда бездә алт­мышка якын кеше булды, хәзер кырыкка якын. Хор төрле милләттәге 50дән 85 яшькә кадәрге кешеләрне берләштерә. Болар - сәгать заводы ветераннары гына түгел, шәһәрдәге күп кенә предприятие һәм оешмалар ветераннары да.
- Коллективның репертуары турында берничә сүз әйтсәгез иде?
-Безнең визит карточкабыз - "Спасибо, музыка" җыры. Анда - безнең тотрыклылыкның һәм озак яшәүнең асылы. Билгеле, без кече Ватаныбыз турындагы җырларны, бу "Песни о Чистополе", шулай ук патриотик, гражданлык җырларын да башкарабыз, лирик, халык җырларына да игътибар бирәбез. Бородино сугышының 200 еллыгына репертуарыбызга "Иван Сусанин" операсыннан "Славься" өзеген керттек. Раштуа кичләренә әсәрләр циклы эшләнә.
- Сезгә кайсы елны халык исеме бирелде?
- Күп еллар дәвамында безнең эшчәнлек гастрольләр, конкурсларда һәм фестивальләрдә уңышлы катнашу белән бәйле булды. Төрле елларда сәхнәгә чыккан хорда катнашучыларның барысы да хаклы рәвештә әлеге исемне йөртә. Билгеле, бу егерме ел дәвамында безнең алыштыргысыз сәнгать җитәкчебез һәм дирижерыбыз булган Светланга Хрусталеваның (быел ул шәхси юбилеен да билгеләп үтә), шулай ук аккомпаниатор Алла Архипованың казанышы. Ә халык исеме безгә 1985 елда бирелде.
Хорның 30 еллык юбилее тагын бер әһәмиятле вакыйга - "Балкыш - Сияние" республика конкурсында җиңү белән туры килде, без гала-концертта катнашачакбыз.
- Хорның состав өлеше булып торучы "Элегия" ансамбле чыгышын да тамашачылар яратып кабул итте. Соңгы елларда ул сәхнәгә чыкмый, бу нәрсә белән бәйле?
- Әйе, ул чыннан да үз талантын чирек гасыр дәвамында бүләк итте. Хәзер "Истоки" ансамбле аны дәвам иттерүче, ул шулай ук традицияләрне дәвам итәр һәм халык тарафыннан соралыр дип ышанабыз.
- Валентина Ильинична, сез ничә ел хор белән бәйле һәм бу хезмәттәшлек сезгә нәрсә бирде?
- 1995 елда коллектив минем иҗат гаиләмә әйләнде, без бергәләп бәйрәмнәр үткәрәбез, туган көннәрне билгеләп үтәбез, яшьләр белән аралашабыз, кадет мәктәбендә укучылар белән дус мөнәсәбәттә. Ел саен коллективка яңа кешеләр килә, бу көч, яңа идеяләр бирә.
- Хорның иҗат планнары нинди?
- Безне элеккечә яраталар, чыгышларыбызны көтеп алалар. Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановтан, "Бетар" фирмасы җитәкчесе Владимир Зайцевтан, ТР Дәүләт советы депутаты Виктор Смыковтан, сәгать заводының сугыш һәм хезмәт ветераннары советыннан һәм профсоюз комитетыннан ярдәм алабыз. Безнең активта 150гә якын концерт программасы, 100дән артык әсәр бар. Хөрмәтле чис­тайлылар, сезнең өчен чыгыш ясап әлеге исемлекне тагын да тулыландырачакбыз. Җыр безнең күңелләрне яулады һәм без аны тамашачыга җиткерергә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев