Мәгариф

Татарстан укучыларын озын көзге каникуллар көтә

Ял 13 көн дәвам итәчәк

Чирек буенча укучы Татарстан укучылары көзге каникулларга 26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр китәчәк. Ял 13 көн дәвам итәчәк.

 

Уку планы буенча каникуллар 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр планлаштырылган. Ләкин аларга бәйрәм көннәре дә өстәлә: 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне, шулай ук 7 һәм 8 ноябрь – ял көннәре. Балалар мәктәпкә 9 ноябрьдә барачаклар Шуңа күрә укучылар ике атнага якын ял итә алачак.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев