Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа сәнгать мәктәбе булырмы?

Сишәмбе ТР мәдәният министры урынбасары Г.Нигъмәтуллина гражданнарны кабул итте. Очрашуда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева катнашты.

Гүзәл Азат кызы ассызыклаганча, шәхси аралашу, мәгълүматны беренче куллардан алу, мәдәният учреждениеләре системасында булган казанышлар, проблемалар турында хәбәрдар булырга, урында аларның чын тормышын күрергә, бергәләшеп булган мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирә.
Министр урынбасары кабул итүендә балалар музыка мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбе, үзәк китапханә һәм шәһәр музейлар берләшмәсе җитәкчеләре, мәдәни-күңел ачу учреждениеләренең режиссерлары булдылар. Сораулар даирәсе киң иде: мәдәният учреждениеләре биналарының техник хәленнән, матди-техник базаны яхшыртудан алып яңа хезмәт хакы түләү системасына кадәр. Мәдәният учреждениеләренең эшен камилләштерү, өйрәтүче практик семинарлар оештыру, тәҗрибә белән алышу буенча берничә конструктив тәкъдим керде.
Фәридә Шургалинаны яңа музыка мәктәбе төзү, уку йортына бөек композитор Суфия Гобәйдуллина исеме бирү белән бәйле сораулар кызыксындырды. Безнең танылган якташыбыз иҗатын пропагадлаучы проект булдырган өчен коллектив грант алган, проектны уңышлы тормышка ашыралар. Әлбәттә, яңа музыкаль инструментлар алу мәсьәләсе һәм башкалар күтәрелде.
Елена Курбатованы күңелле хәбәр көтте. Гүзәл Нигъмәтуллина Чистайга килер алдыннан ТР хакимиятенең грант ярдәменә дәгъваланучы проектлар карала торган утырыш булган, актуальлеләр арасында чистайлыларның эше дә булган. Аралашу барышында китапханә директоры министр урынбасарын кызыксындырган тәкъдимнәр атады, мәйдан җитмәү белән бәйле сораулар каралды, барлык китапханәләр диярлек җайлаштырылган биналарда урнашкан.
Музей берләшмәләре эше яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәреләчәк. Фәнни эш буенча директор урынбасары Денис Кондрашинны муниципаль район объектларын "Мирас-Наследие" республика максатчан программасына кертү, фондсаклагычлар төзү, музей белгечләрен һөнәри әзерләү буенча эш активлаштыру белән бәйле сораулар кызыксындырды.
Гүзәл Азат кызы коллегалары белән аралашу барышында мәдәният учреждениеләре системасы хезмәткәрләренең потенциалы югары булуын билгеләде, чистайлылар грант проектларында актив катнашалар. Соңгы вакытта республикада мәдәни кыйммәтләргә кызыксыну артуы күзәтелә. Министрлык иң яхшы иҗат коллективларының республика шәһәрләрендә, авылларда чыгыш ясаулары, якын чит илләрдә милләт көннәре оештыру, махсус районнар иҗат коллективлары өчен чыгыш ясауга шәһәр мәйданнары бирү белән бәйле проектлар торгыза. Республикада авыл клублары төзү программасы тормышка ашырыла. Беренче тәҗрибә бина проектлары эшләп бетерүне һәм конкрет шартларга җайлашуны таләп итүе билгеле булды. Шуның белән бергә ул авылларда мәдәният учреждениесе булдыру өчен бер адым.
Яңгыраган барлык сорауларга һәм тәкъдимнәргә анализ ясалачак, диалог конструктив һәм ике як өчен дә файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев