Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа ел бәйрәменең ямен бетермәс өчен

Яңа ел чыршысы олыларга да, балаларга да күпме шатлык китерә! Миллионлаган урман гүзәле клубларда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, оешмаларда һәм учреждениеләрдә, йортларда төрле төсләр белән балкый.

Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп, һәркем чыршыны матуррак бизәргә тырыша. Шуның өстенә еш кына кулдан ясалган гирляндалар кулланалар.
Шулай да була: чыршыны куялар - ошамый, аны башка урынга, үзәк җылыту батареясы яки мичкә якынрак урнаштыралар. "Бенгаль утлардан, фейерверклардан һәм шапылдаткычлардан башка нинди Яңа ел булсын?" - диярләр күбесе. Әмма шуны да истә тотарга кирәк: аларны куллану билгеле кагыйдәләр белән тәртипкә салына, аларны төгәл үтәү бәйрәмнең күңелле, фаҗигале вакыйгалардан башка узуын гарантияли. Бу кагыйдәләр шактый гади.
  • Иң элек чыршы сатып алудан башлыйк. Бары сертификатлашу узган чыршылар гына куркынычсыз.
  • Чыршыны тотрыклы нигез­гә куегыз, аның ботаклары ди­варларның һәм түшәмнең янып китүчән өслегенә тиеп торырга тиеш түгел.
  • Исегездә тотыгыз, көчәнешне түбәнәйтү трансформаторыннан башка электр яктырту челтәрен кулланганда чыршыда 12 В.ка кадәрге көчәнешле эзлекле кабына торган лампочкалы гирляндалар кулланырга мөмкин. Лампочкаларның куәте 25 Вт.тан артырга, шул ук вакытта электр үткәргечендә тышсыз участоклар булырга тиеш түгел.
  • Чыршыдагы электр үткәр­геченең җылынуын яки очкын чыгаруын күрсәгез, аны шунда ук сүндерегез һәм сәбәбе ачыкланып, бетерелгәнчегә кадәр кабызмагыз.
  • Урман гүзәлен заводта чыккан гирляндалар белән генә бизәргә кирәк, шуның өстенә электр гирляндаларының туры килү сертификаты булырга тиеш.
Әлеге таләпләр пиротехник әйберләр сатып алганда да үтәлергә тиеш. Пиротехникада кайда эшләнүе, утильләштерү ысуллары турында мәгълүмат, рус телендә куллану буенча инструкция күрсәтелергә тиеш. Шундый әйберләрдә күзгә күренә торган кимчелекләр, яньчелгән урыннар, соры яки кара төстәге куныкның булуы куркыныч булырга мөмкин, чөнки ул кинәт янып китү үзлегенә ия. Пиротехник чараның яндыру шнуры 20 миллиметрдан кыскарак булырга тиеш түгел.
Кайвакыт кызыксынучанлык кешене харап итә, әмма ничек кенә булмасын, пиротехник әйберләрне ачмагыз.
Шулай ук мондый әйберләрне өйдә, офисларда һәм сәүдә комп­лексларында кулланырга, балконнардан һәм лоджийлардан фейерверклар җибәрергә, пиротехник әйберләрне кешеләр ягына җибәрергә һәм теләсә кайсы пиротехник әйбер янына, аны билгеләнеше буенча кулланганнан соң, ике минуттан да иртәрәк якын килергә ярамый.
Әлеге гади кагыйдәләрне никадәр төгәлрәк үтәсәгез, бәйрәм кәефегез шулкадәр яхшырак булачак.
Госман Гатин,
Чистай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев